Сырганакның файдалы үзлекләре
Төшенкелеккә бирелдеңме? Сырганак ашагыз
Сырганак С витаминына бай булуы белән данлыклы. 100 грамм җимештә 200–316 мг С витамины бар.
Моннан тыш, аңарда А, В1, В2, В3, В5, В6, В9, С, Е, К һәм РР витаминнары да бар. Шулай ук тимер, калий, магний, кальций, фосфор, натрий, алюминий, кремний кебек минералларга һәм актив биологик матдәләргә дә бай.
Сырганак куагында бәхет һәм шатлык гормоны – серотонин да табылган. Ул организмны төшенкелек халәтеннән сакларга ярдәм итә.
Сырганакның файдалы үзлекләре:
- иммун системасын ныгыта;
- йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта;
- салкын тиюдән саклый;
- ютәлне киметергә ярдәм итә;
- организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгарырга булыша;
- гипертония вакытында файдалы;
- ашкайнатуны һәм матдәләр алмашын яхшырта;
- калкансыман биз эшчәнлеген көйләргә ярдәм итә;
- стоматит вакытында файдалы;
- нерв системасын тынычландыра.
Көненә 100 грамм чамасы сырганак ашасагыз, иммунитетыгызны ныгытырсыз һәм организмыгызны витаминнар белән баетырсыз. Аны шикәр комы белән сытып, чәйгә кушып эчәргә дә мөмкин.
Әмма сырганакны бавыр авырулары, ашказаны җәрәхәте, унике илле эчәк җәрәхәте, панкреатит, холецистит, шулай ук бөердә һәм сидек куыгында ташлар булганда сак кулланырга кирәк.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев