Ни өчен кыяр әче була
Җәй уртасында бакчачылар еш кына бер үк проблема белән очраша: тышкы кыяфәте матур булган кыярның тәме әче булып чыга.
Моның төп сәбәбе – үсемлектә кукурбитацин дип аталган табигый матдәнең артык күп туплануы. Бу матдә кыярны корткычлардан һәм башка стресс факторларыннан саклау өчен эшләп чыгарыла. Әмма аның күләме арткан саен, җимешнең тәме дә әчерәк була.
Ни өчен кыяр әче була?
Дөрес су сипмәү
Кыяр дымны бик ярата. Туфракның кибеп китүе үсемлек өчен көчле стресс булып тора һәм кукурбитацин бүленеп чыгуын арттыра. Шулай ук артык су сибү дә зыянлы: тамырларга һава җитми башлый, туклану бозыла.
Моннан тыш, 18 градустан салкынрак су белән сугару да үсемлеккә тискәре йогынты ясый. Корылык белән артык дымлануның чиратлашуы да әчелекнең төп сәбәпләренең берсе булып санала.
Температураның кискен үзгәрүе
Көндез эссе, төнлә салкын булганда кыяр стресс кичерә. Әйтик, көндез һава +40 градуска кадәр күтәрелеп, төнлә +15 градуска кадәр төшсә, кукурбитацин күпкә активрак эшләп чыгарыла. Температура аермасы 15 градустан арткан очракта аның күләме 8–10 тапкырга кадәр артырга мөмкин. Төнлә +12 градустан түбән температура да үсемлек өчен уңай түгел.
Туклыклы матдәләрнең җитмәве яки артыгы
Калий һәм азот җитмәгәндә дә кыярда әчелек барлыкка килергә мөмкин. Әмма азотның артык күп булуы да файдага түгел. Аеруча свежий тирес куллану үсемлеккә зыян китерә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев