Кыярлар нигә кәкре?
Җәмгыять

Кыярлар нигә кәкре?

Уңган бакчачылар кыярны теплицада да, тышта ачык грунтта да оста итеп үстерә беләләр. Ачык җирдә үскән кыярлар соңга таба матур озынча формасын югалтып, кәкре булып үсә башларга да мөмкин.

Ни өчен кыярлар кәкре булып үсә башлый? Аларга ни җитми? Бу хакта баулылы Резидә Нәбиуллина аңлатып үтте.

– Әти-әниләр, соңрак үзебез һәрвакыт бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Җирне ашлап торудан тыш, утырткан яшелчәләрнең “күршелеген” дә, һава шартларын да исәпкә алып торырга кирәк, – ди Резидә апа. – Кыярлар нигә кәкре-бөкере булып үсә дигәндә, берничә төрле сәбәп булырга мөмкин. Калий һәм азот җитмәү, шулай ук дым артык булу, иртәнге һәм кичке температура «сикерешләре» кыярларның деформацияләнүенә китерә.

Фото: Индира Сәйфуллина


Нет комментариев