Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кура җиләге мул булсын өчен төп киңәш

Кура җиләкләренең куагы талымсыз, шулай булуга карамастан, ул да тәрбия ярата. Иң беренче чиратта дымлылык.

Кура җиләге куаклары арасындагы туфракка мүлчә салырга кирәк. Моның өчен чабылган үлән, пычкы чүбе, ылыс та ярый. Мүлчә дымны сакларга ярдәм итә. Ә дым кура җиләге өчен бик мөһим, чөнки кура җиләге тамырлары туфракның өске катламына якын үсә.

Кура җиләге куакларын вакытында һәм даими рәвештә кисү дә таләп ителә. Җәй эчендә бер куак унбиштән артык ботак чыгара ала. Җиләк биргән, корыган, артык ботакларны гел кисеп алып торырга кирәк.

Кура җиләк куакларында корткычлар булдырмаска тырышу да мул уңышка нигез булып тора.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев