Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Коррупция белән көрәш алымнары

Баулы районы башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Дмитрий Войнаков “Хезмәткә дан” газетасы укучыларына цифрлы технологияләрнең коррупциягә каршы көрәш сәясәтенең мөһим өлешенә әверелүе турында сөйләде.

Бүгенге көндә цифрлаштыру, һәр кеше өчен дәүләт структуралары эшен ачык һәм аңлаешлы итеп, коррупция юлында ышанычлы киртәгә әверелде. Коррупция хәзерге заманның проблемасы булып кала бирә: ул илнең икътисадый торышын какшата, тормыш сыйфатын начарайта һәм җәмгыятьнең хакимияткә булган ышанычын бетерә. Идарә итү процессларына заманча мәгълүмати технологияләрне кертү әлеге күренешкә нәтиҗәле җавап булып тора.

Хезмәтләрнең электрон форматка күчүе шәхсән аралашу һәм төрле арадашчылар катнашу ихтыяҗын бөтенләй бетерә. Бу исә үз вәкаләтләреңнән арттырып файдалану яки ришвәт сорау мөмкинлекләрен тулысынча чикли. Кешеләр хәзер документларны өйдән чыкмыйча гына рәсмиләштерә ала, ә теләсә нинди канун бозу очракларын махсус кушымталар яки онлайн-платформалар аша җиңел генә теркәп була. Ачык мәгълүматларны бастырып чыгару гражданнарга бюджет акчаларының тотылышын һәм дәүләт сатып алулары барышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, бу исә нәтиҗәле күзәтчелек механизмын булдыра. Процессларны автоматлаштыру һәм бурычларны үтәү вакытын катгый күзәтү чиновникларны дисциплинага өйрәтә, аларның эшен хисаплы итә. Нәтиҗәдә, карарлар тиз кабул ителә торган гадел система барлыкка килә, халыкның хакимияткә карата ышанычы арта.

Цифрлаштыру, канунсыз гамәлләргә каршы көрәштә төп союздаш булып чыгыш ясап, тормышыбызны гаделрәк итә. Күз алдына китерегез: көндәлек мәсьәләләрне чишү өчен чиратларда вакыт уздырырга яки ниндидер “таныш-белешләр” эзләргә кирәкми. Дәүләт хезмәтләре порталлары һәм мобиль сервислар кирәкле документларны турыдан-туры аралашусыз гына алырга мөмкинлек бирә, ә бит нәкъ менә шундый аралашулар еш кына коррупция схемаларына китерергә мөмкин иде.

Бүгенге көндә һәркем хакимият органнары эшчәнлеген күзәтүдә актив катнаша ала. Мисал өчен, “Халык контроле” кебек кушымталар канун бозулар турында шунда ук хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. Районнарның үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматны “ВКонтакте” социаль челтәрендә һәм Mакс мессенджерында бастырып баруы халыкның хәбәрдарлыгын арттыра һәм мөһим фактларны яшереп калуны кыенлаштыра. Тендерлар, бюджетлар һәм хакимият карарлары турындагы белешмәләр рәсми ресурсларда һәркем өчен ачык, бу исә дөреслекне яшерергә тырышу омтылышларын тулысынча юкка чыгара. Шулай итеп, цифрлаштыру – коррупциягә каршы көрәш сәясәтенең төп нигезе. Ул нәтиҗәле һәм ачык дәүләт идарәсе системасын булдырырга ярдәм итә. Технологияләрне киң күләмдә кертү коррупция куркынычларын сизелерлек киметәчәк, вазыйфаи затларның җаваплылыгын арттырачак һәм дәүләт хезмәтләренең югары сыйфатын тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев