Исергәпләр хәрбиләргә даими ярдәм итә
Махсус хәрби операция башланганнан бирле анда хезмәт үтүче хәрбиләргә төрлечә ярдәм оештырыла. Шәһәр, авыл халкы берләшеп җиңүне якынайтырга тырышалар. Шул исәптән, Исергәп авылы халкы да бердәм булып ярдәмгә ашыга.
Илдә тынычлык булмаганда гади халык һәрвакыт берләшеп ярдәмгә килә. Махсус хәрби операция игълан ителгән көннән алып та, хәрбиләр якыннарының ныклы терәген тоеп алга баралар. Хәрбиләр өчен кирәк-яраклар, ризык, беренче ярдәм өчен медикаментлар, җылы кием-салым – боларның бик күп өлешен бүгенге көнгә кадәр халык әзерләшә.
– Мәдәният йортында район волонтёры Ландыш Ганиева тәкъдиме һәм ярдәме белән маскировка челтәрләре үрү эшен башлаган идек. Бу хезмәтебез белән без хәрбиләрнең гомерен саклап калуга зур өлеш кертәбез, – дип сөйләде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова. – Маскировка челтәрен үрүгә авылыбызның иң актив хатын-кызлары алынды. Аларның хезмәте бәяләп бетергесез икәнен ассызыклап үтәргә кирәк. Теләкләре булган мәктәп укучылары, эшче яшьләр дә бу эштән читтә калмады. Һәр кеше килеп бер- ике генә сәгать вакытын бу эшкә сарыф итсә дә, зур ярдәм була ул. Җәй көне бакча эшләре, ялларга китү яки оныклары кайту сәбәпле, атнага бер генә җыела алдык. Бирегә ярдәмгә килүче ханымнарның теләге бер – тизрәк җиңүгә ирешү.
– Илгә килгән шундый авыр кайгыны Исергәп авылы халкы чын йөрәктән аңлап, җәйге кызу эш вакытында да ярдәмне туктатмыйлар. Җәйге чорда һәр кешенең эше күп, балалар, оныклар кайта, тормышны да алып барырга кирәк, бакча, җиләк- җимешләрне дә эшкәртәсе килә. Шулай булса да, хатын-кызларыбыз сугыштагы балаларыбызга, хәрбиләргә бераз гына булса да ярдәм итик диеп, исән-сау кайтсыннар диеп эшне дәвам итәбез, – дип сөйләде Рүзилә Әбүзарова. – Мәдәният йортына килеп башкалар кушылса да яхшы булыр иде, эшче куллар һәрвакыт кирәк. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Альберт улына да рәхмәт, ул һәрвакыт хәлебезне белә, безнең эшебезне күрә, хуплап тора. Мәдәният йорты кызлары гел безнең янда. Алар эш өчен материалларны сорап, алып кайтып торалар.
Оештыручы волонтёрлар сүзләренчә, атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәре маскировка челтәрләре үрү аеруча җанлы үтә.
Фото: Рәзифә Хакимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев