Яшьлек дусларын эзли: баулылар ярдәм итә ала
“Баулы-информ” редакциясенә элек бергә укыган төркемдәшләрен, бергә эшләгән хезмәттәшләрен табуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Мөслим районы Югары Табын авылында яшәүче Гөлдәмия Исрафилова да шундый гозер белән шалтыратты.
Гөлдәмия Исрафилова 1949 елда Мөслим районында туган. Азнакайда һөнәри белем учлищесында белем алганнан соң, 1967 елда дус кызлары белән Баулыга эшкә җибәрәләр аны. Комсомол бригадасы булып, юллама буенча килгән яшьләрне СМУ-31га эшкә урнашалар, безнең районда байтак кына объектларны сафка бастыруда катнашалар.
“Кибетләр, хастаханә төзедек. Мин ташчы булып эшләдем”, – дип искә ала Гөлдәмия ханым.
Баулыда төзелештә бергә эшләгән төркемдәше, дусты, тумышы белән Сарман районы Яңа Бүләк авылыннан булган Мәрьям Насифуллина Акбуа егете Салаватка кияүгә чыга. Бөгелмә районы Татар Димескәе авылыннан Рәзинә исемле дусты да Баулыда төпләнеп кала. Ә Гөлдәмия 1970 елда якташына кияүгә чыгып, туган якларына кайтып китә.
Гөлдәмия Исрафилованың безнең редакциягә мөрәҗәгать итү сәбәбе шул: ул әлеге дус кызларын эзли. Шулай ук аның Әсфир исемле Акбуа кешесе турында да беләсе килә.
“Яшьлек дусларым белән бер сөйләшеп аласы килә иде”, – ди Гөлдәмия ханым.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Алда телгә алынган, фотода таныган кешеләр турында мәгълүмат белсәгез, редакциягә мөрәҗәгать итүегез сорала (телефон: 89178745619).
Фото: Гөлдәмия Исрафилова архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев