Бүген кара карлыган көне
14 июль – карлыган көне икәнен белә идегезме? Әлбәттә, бу көнне иң файдалы җиләк-җимешләрнең берсе булган кара карлыганнан компот ясау ысулын булса да искә төшерик.
Компот өчен 3 литрлы банкаларны стерильләштерәбез. Банкага ике куш уч кара карлыган һәм 1,5 стакан шикәр комы алабыз да өстенә кайнап торган су агызабыз һәм тимер капкач белән каплап, банканы әйләндереп куябыз.
Карлыганнан шулай ук кайнатма, джем, желе, гади генә морс, киптерелгән как һәм башка күп төрле тәмле ризыклар әзерлиләр. Туңдырылган җиләк кышын да үзенең файдалы үзлекләрен саклый, ә кипкән карлыган чәйгә салырга тәмле була.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев