Баулылы мәдәнияттә кырык ел
Йолдыз Шакирова дип әйтүгә сәхнә, матур концерт, кул чапкан тамашачылар һәм бер кочак чәчәк букеты яки микрофон күз алдына килә. Һәрвакыт елмайган, нәфис сүзле, җырга-моңга гашыйк Йолдыз Радик кызы “Баулы- информ” редакциясе бинасына да үзе белән уңай энергия, күтәренке күңелле атмосфера алып керде.
Йолдыз Радик кызы Шакирова 1966 елның 3 июле көнне Яңа Чүте авылында Шәмсия һәм Радик Шакировлар гаиләсендә уртанчы бала булып туа. Бераз үсә төшкәч, яшьтәшләре балалар бакчасына бара башлагач, Йолдызны да әнисе матур күлмәк, сандалийлар кигереп, чәченә матур күбәләк-бантлар тагып, балалар бакчасына илтә. Тик беренче көнне дә, аннан соң да ул тәрбиячеләргә якын да бармый. Ничек килсә, әнисенә ияреп, акырып елап, ябышып диярлек, кире кайтып китә. Үзе елак, үзе кыргый кызны балалар бакчасында башка алып та калмыйлар. Шулай итеп Йолдыз күбрәк әбисе тәрбиясендә үсә. Кызчык әбисенә вак-төяк эшләрдә ярдәм итәргә дә өлгерә, рәхәтләнеп аңа концертлар куя, каяндыр ишетеп ятлаган шигырьләрен сөйли, театр артистлары кебек төрле рольләрне уйнап күрсәтә, әтисе Радик кулына гармун алса, оста биючегә әверелә...
– Шуңа инде сәхнәгә җыр белән беренче тапкыр 6-7 яшемдә беренче класска укырга кергәч кенә чыктым, – ди Йолдыз Шакирова. – Анда да никтер рус телендәге җырлар җырлаталар иде. Биергә бик ярата идем, мине бәйрәмнәрдә күбрәк биюче буларак күрәләр иде. Ә татар телендә беренче тапкыр “Ак болытлар” җырын башкарганымны хәтерлим.
Шакировлар гаиләсендә барысы да җырга-моңга гашыйк кешеләр. Әтиләре Радик – тирә-якта оста гармунчы, әниләре Шәмсия апа – биюче, бертуган апасы Римма бик матур җырлый, ә энеләре Раиль гитарада уйный.
– Сәләт – ул бар яки юк. Булган очракта, беркая да югалмый. Балачак, үсмер, яшьлек еллары күз ачып йомган арада шулай җырлап-биеп үтте дә китте. Мәктәпне тәмамлау белән пединститутка укырга керергә дигән акыл һәм юнәлеш бирделәр. Документларымны илттем, имтиханнар вакыты якыная. Үзем дә аңламаган бер хис күңелдә йөри генә бит, һич тынгылык бирми – мин дөрес эшләмим кебек тоела, – дип ул елларны искә ала Йолдыз Радик кызы. – Имтихан бирер көн килеп җитте, мин документларымны алдым да мәдәният институтына киттем. Шулай итеп мин мәдәният институты студенты булды. Авылдан чыгып киткәндә кулымда әтинең гармуныннан калган чемодан иде. Анда кирәк-яракларымны салдым да, зур тормышка аяк атладым... Укырга кергәч, авылны сагынуга чыдый алмый елый идем. Авылымны, туганнарымны, туган йортымны бик сагындым.
1987 елда укып бетергәч, Йолдыз Шакировага Чирмешән районына эшкә юллама бирәләр. Болай да студент елларын сагынып үткәргән кыз өчен бу зур сынауга тиң була.
– Ул елларда Баулы мәдәният бүлеген Илдус абый Камалетдинов җитәкли иде. Тиз генә Баулыга кайттым да, Илдус Сорурович янына йөгердем, оялу та, кыенсыну дигән хисләрем дә юкка чыкты, әлеге дә баягы елыйсы килеп тик тора, мине Баулыга кайтару өчен чакыру җибәртүен сорадым, – дип сөйләде ул. – Шулай итеп мин Чирмешәнгә түгел, ә Чүтегә эшкә кайттым. Миннән дә бәхетле кеше булмагандыр ул вакытта (көлә). Ике елга якын авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләдем. Шул еллар минем өчен зур тәҗрибә туплау, халык белән эшләргә өйрәнүгә чыныгу алу вакыты булды. Чөнки авыл мәдәният йортында нинди генә бәйрәм чарасы булса да, син сценарий язасың, үзең алып баручы, үзең җырчы, үзең төрле рольләрдә һәм башкалар, һәм башкалар... өстәвенә халыкны да җәлеп итәргә тиешсең, димәк, оештыру сәләте дә көчле булырга тиеш.
Авылда мәдәният дөньясын бераз таныгач, ул Баулы мәдәният йортына эшкә килә. Шул елларда аңа Минзәлә драма театрына артист итеп тә, җырчы Фидан Гаффаров төркемендә алып баручы буларак та эшләргә тәкъдимнәр була. Ә 1991 елда Йолдыз Шакированы Башкортстанда яңа гына танылып килүче җырчы Айдар Галимов төркемендә эшләргә чакыралар. 2001 елга кадәр ул аның төркемендә җырчы-алып баручы буларак эшли.
– Тормышымның иң якты, матур чоры булды ул, – ди Йолдыз Шакирова. – Аннары мин Уфа шәһәрендә “Юлдаш” радиосында ике елдан артык алып баручы булып эшләдем. Сәхнәне бик яратам, шунлыктан радиодан китеп, Казан шәһәренә барып урнаштым, җырчы Гөлнара Тимерҗанова төркемендә эшли башладым. Анда 2006 елга кадәр алып баручы, җырчы вазыйфаларын башкардым. Әтиебез авырып китте. Бөтен эшемне ташлап, әтине карарга кайттым. Әйе, бөтен эшемне калдырып кайттым. Чөнки мин - “әти кызы”, әти дә мине бик ярата иде. Авырып яткан вакытларда мин кайтсам, терелеп киткән кебек була иде, кәефе яхшыра, яшәүгә теләге арта сыман иде. Ә мин китәм генә, миңа шалтыраталар, әтинең хәле шәптән түгел, диеп. Шулай кайтып- китеп йөрдем дә, әтине яшәтәсе килү теләге белән аны карарга калдым. Авыруы көчле булса да, тагын берничә ел яшәде әтиебез, бездән риза-бәхил булып китте.
Йолдыз Радик кызы әти-әнисенең яшь чагындагы хыялын да тормышка ашыра: икенче югары белем алып, үзен мәгариф өлкәсендә өстәмә белем бирү укытучысы буларак сынап карый. Тик сәхнә өчен яратылган җанны барыбер сәхнә үзенә тарта. Бүгенге көндә ул Баулы мәдәният йортында эшләүче “Асылъяр” вокал ансамбле, өлкәннәр өчен “Театр дөньясы” театр студиясе, балалар өчен “Нур” нәфис сүз студиясе җитәкчесе булып эшли, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсен җитәкли.
– Җыр – тормышымның аерылгысыз өлеше, – ди язмабыз герое. – Концертларда җырлыйм, алып барам. Безнең чыгышларны шәһәрдә, районыбыз авылларында үтүче бәйрәм чараларында, ял һәм тернәкләндерү үзәкләрендә көтеп алалар. Мин дә, иҗатымны яраткан, мине үз иткән райондашларымны 3 июль көнне мәдәният йортында узачак юбилей концертымда көтеп калам.
Римма Яруллина, бертуган апасы: Йолдыз бик нык туган җанлы ул! Үскәндә дә шундый иде, мине апам дип, гел тыңлый иде. Киреләнми, каршы сүз дәшми иде. Әйбәт укыды. Мәктәпне бетергәч, берүзе Казанга укырга керәм диеп чыгып китте ул. Беркем дә озатып, урнаштырып та йөрмәде. Барган, тапкан, тулай торакка урнашкан. Укырга мәдәният институтына кереп тә кайтты ул шулай. Шулай да, авылдан Казанга чыгып киткәндә кулында бер записка бар иде. Аны авылдаш кыз Гүзәлия Мөхәммәтҗанова язып Йолдызга биргән иде. Гүзәлия шул ук институтны әле генә тәмамлап кайткан иде, шуңа да тулай торактагы коммендантка язу җибәрде. Анда Йолдызга тулай торак бүлмәсенә урнашырга ярдәм итегез диеп язган иде. Шулай эзләп табып, урнашып, кирәкле имтиханнарны уңай гына биреп, укырга кереп кайтты. Йолдыз гомере буе сәхнәгә тугры булды, тамашачыны яратты, үзен дә тамашачыдан яраттыра белде.
Ләйлә Сәйфуллина, Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты директоры: Йолдыз Радиковна мәдәниятебез тормышына якты йолдыз булып кайтып кушылды. Бик актив рәвештә “Асыльяр” вокал ансамблен җитәкләп, балалар төркемен сәнгатьле сөйләү серләренә төшендереп, зур уңышларга ирешә. Һәр эшне теләп, илһамланып, җиренә җиткереп башкара, заман белән бер сулышта атлый, үз өстендә актив эшләп үз һөнәренә бирелеп башкаручы шәхес.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев