Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыларны “Бабай утары” таң калдырган

Исергәп авылыннан педагогика хезмәте ветераны Рузилә Әбүзәрова Башкортстанга мәдәни сәяхәте турында хат җибәргән.

Исергәпнен бер төркем иң актив ханымнары, мәдәният эшенә дә, волонтёрлык эшенә дә һәрчак өлеш кертүчеләр, Туймазы районындагы танылган “Бабай утары” этнография комплексына экскурсиягә бардык. Хуҗалык эшләрен, дөнья мәшәкатьләрен онытып торып, рәхәтләнеп бер ял итеп кайтыйк дип, юлга чыктык. Автобусны Исергәп авыл жирлеге башлыгы Айдар Альберт улы Әгълиуллин юллады.

Туймазы шәһәрен, Төмәнәк авылын бер тапкыр да күрмәгән ханымнарыбыз җәйге табигатьнен матурлыгына, шәһәрнең, авылның төзеклегенә һәм чисталыгына сокланып бардылар. Ниһаять, “Бабай утары”на килеп кердек һәм үзебезне әкият дөньясына чумгандай хис иттек. Территориядәге чисталыкка, Тукай әкиятләре буенча ясалган агач сыннарга сокланмыйча мөмкин түгел. Шүрәлебез дә үзенчә матур итеп каршы ала. Су анасы, әтәч, Былтыр, маэмай, күбәләк... санап бетерерлек тә тугел – барысы да искитмәле итеп ясалганнар. Халыкның XII гасырдан  ХХ гасыргача яшәү рәвешен чагылдырган читән, сәмән йортлар, күз нурларын түгеп чигелеп эшләнгән йорт жиһазларын күреп, иң беренче соклану хисе барыбызнын да авызыннан: “Матур да соң!” – дигән сүзләр белән беленде. Бабай утарында күп тапкырлар булсам да, экспонатларнын бик нык тулыландырылганына исем-акылым китте. “Бабай утары” җитәкчесе Фәнир Галимовка хөрмәтебез һәм рәхмәтебез зур.

Үз төбәген, халкын, яшәгән нигезен, эшен яраткан кеше генә мондый эшне җиренә җиткереп эшли ала. Төмәнәктә яшәгән кешеләрнең барысы да үз авылын яратуларын тагын бер сөйләшү исбатлады. Музейны карап йөреп чыкканнан соң, үзем белән килгән дусларыма авылдагы чишмәләрнең төзеклеген күрсәтәсе килгән иде. Комплекс территориясендә эшләп йөргән яшь егетләрдән Әниләр чишмәсенә кайсы урамнан барып буласын сорадым. Егетлэр мине тозэтеп: “Әниләр түгел, Инәкиләр чишмәсе ул”, – диделәр. Инәки сүзе шулкадәр җылы, йомшак яңгырады, беркавем бер сүз әйтәлми тордым, нәкъ безнеңчә, татарча, кадерле булды Инәки сүзе. Инәкиләр чишмәсен элек үзем күргәнем булса да, дусларыма бик күрсәтәсе килгән иде, андагы төзеклек, чисталык, мәрхүм инәкиләренә багышлап исемләп утыртылган агачлардагы табличкаларны, инәкиләренең истәлеге итеп агачка бәйләп куелган яулыкларны күргәч, хисләр дулкыны яшь булып чыга. Ләкин Инәкиләр чишмәсен күреп булмады, иртән бик нык яңгыр, автобус бара алмас, дип туктаттылар егетләр.

Төмәнәк авылындагы мәктәпне дусларыма күрсәтү бәхетенә ирештем шулай да. Мәктәп ишек алдындагы шинельсез солдатларны, сугыш чоры балаларын һәм аналарның хезмәтен чагылдырган обелискны күрсәтмичә һич кенә дә кайтып китәсе килмәде шул. Кулына бодай көлтэсе тоткан, чабата киеп басып торган ана янындагы ялан тәпиле балаларны күргәч, тын кысыла, өшеп киткәндәй буласың. Мондый обелиск Россиядә бер генә дип сөйләгәннәр иде безгә.

Төмәнәк авылы халкына кагылышлы тагын бер сөйләшү хәтергә уелып калган. Яшьләр туып үскән нигезләрен кадерләп саклый, читкә китми, әти-әниләре төзегән йортны жимермичә, сүтмичэ, шул ук ихатада үзләре йорт салып, ата-ана нигезен кадерләп саклый.

Кунакчыл Төмәнәк халкынының кунакларны ачык йөз белән каршы алуларын ашханәдә дә күрдек. Без килүгә зур өстәл мул ризыклар белән әзерләп куелган иде. Олы табада бизәкләп пешерелгән бәлешне дә күргәч, бар хис-кичерешләребез тышка чыкты.

Ялыбыз чын-чынлап әкият дөньясында булып кайткандай иде. Безне, өлкән яшьтәге апаларны, әбиләрне сөендергәне, соравыбызны кире какмыйча, автобус табып, телефоннан: “Автобус булачак, әзер торыгыз”, “ Апалар, шул шул көнне, билгеле сәгатьтә автобус килә, барыгыз, исән-сау ял итеп кайтыгыз” дип, барып кайтуны контрольдә тотканы өчен, Айдар Альбертовичка барыбыз да бик рәхмәтлебез. Безнен Айдарыбыз кебек башка юк дип горурланабыз. Аңа ныклы сәламәтлек, көч һәм сабырлык телибез.

Рузилә Әбүзәрова,

Исергәп авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев