Баулылар пекин кәбестәсе үстерә
Соңгы елларда Баулы бакчачылары арасында безнең як табигате өчен ят булган үсемлекләр, агач-куаклар үстерү киң таралыш алды. Кәбестә үстерергә яратучылар гына да әллә нинди төрләрен утыртып үстерә, тәҗрибә уртаклаша.
Кәбестә үстерү өчен әллә ни осталык та кирәк түгел, булган тәҗрибәңә таянып иртә, уртача, соң җитешә торган кәбестәләр утыртсаң, уңыш барыбер булачак. Әлбәттә, аларны вакытында күчереп утырту, туфрагын йомшарту һәм сугару кебек эшләрне башкарырга кирәк. Кәбестә үстерүчеләр арасында пекин кәбестәсе утыртучылар да байтак. Бу кәбестә сусыл, йомшак булуы белән дә аерылып тора. Тик аны үстерү бераз четерекле.
Пекин кәбестәсенең уңай ягы – ул авыруларга бирешми. Чөнки башка төр кәбестәләргә караганда тизрәк өлгерә һәм шуңа аны корткычлар, авырулар зарарларга өлгерми.
Тискәре ягы – аңа һава торышы килешмәсә, ул чәчәк чыгара башлый. Пекин кәбестәсе яфракланып, озак кәчән чыгармаса, аның яфракларын йомшак кына тарттырып кереш белән җыеп куярга киңәш итәләр. Шулай эшләгәндә ул тизрәк баш җыячак.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев