Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылар – иң яхшылар арасында

Казанда “Минем остазларым” федераль проектының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узган. Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар арасында безнең якташыбыз да бар.

“Минем остазларым” проекты “Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте”  партия проекты кысаларында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул турыдан-туры остазлык институтын үстерүгә һәм Татарстан яшьләренең потенциалын ачуга юнәлтелгән.

Берничә ай дәвамында Казан, Кукмара, Яшел Үзән, Чаллы, Бөгелмә, Зәй, Алабуга, Баулы шәһәрләреннән, шулай ук Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнарыннан сәләтле катнашучылар зур социаль әһәмияткә ия булган проектлар эшләгәннәр. Экспертлар комиссиясе аларны “Социаль җаваплылык һәм буыннар чылбыры”, “Яшьләр өчен социаль лифтлар һәм остазлык” “Сәламәт яшәү рәвеше һәм психологик иминлек”, “Патриотик тәрбия бирү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышу” номинацияләре буенча бәяләгән.

“Минем остазларым” федераль проекты 2026 елның февралендә башланып киткән һәм бүгенге көндә ул илнең 65 төбәген берләштерә. Проектны 18 марттан гамәлгә ашыралар. Махсус сайтта Татарстаннан барлыгы 72 остаз теркәлгән, алар “Остаз – өйрәнчек” дип исемләнгән 231 пар булдырганнар. Конкурска исә барлыгы 40 эш килгән.

Баулы политехника техникумы директоры киңәшчесе Динара Әхмәтова “Патриотик тәрбия бирү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышу” номинациясендә икенче урынга лаек булган. Конкурста ул “Остаз мәктәбе: Ватан сакчысы юлы” проектын яклаган.

– Минем проект Баулы политехника техникумы базасында махсус хәрбиләштерелгән полигон булдыру һәм аны заманча җиһазлауны хәл итәчәк. Бу – илебезнең иминлеге һәм яшьләребезнең киләчәге өчен мөһим стратегик инвестиция. Планлаштырылганча, бу полигон укыту-күнегү мәйданчыгы гына булып калмаячак, ә чын хәрби-патриотик тәрбия үзәгенә әйләнәчәк. Техникум студентларын хәрби-спорт чараларына актив җәлеп итү көчле характерлы, үз сүзендә тора белгән һәм җаваплы шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

Динара Әхмәтова белдергәнчә, проектның төп максаты – Россиянең заманча иминлек һәм саклану таләпләренә туры килгән уку-укыту базасын булдыру. Биредә яшьләр даими күнегүләр уза алачак, нормативлар тапшырачак һәм, хәрби-спорт чараларында катнашып, башлангыч хәрби әзерлекнең гамәли күнекмәләрен үзләштерәчәк.

Проект гамәлгә ашырылыу барышында түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү күздә тотыла: студентларның хәрби хезмәткә һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес гамәл кылуга әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә, яшь буынның физик һәм рухи-психологик сәламәтлеген ныгытуга, яшьләрдә актив гражданлык позициясе, патриотизм һәм Ватаныбыз тарихына, аның гасырлар буена килгән традицияләренә хөрмәт уятуга, төрле уку йортлары һәм күрше төбәкләр арасында тәҗрибә алмашу шартларын булдыруга.

Региональ этапта уңыш казанган һәм жюриның югары бәясенә лаек булган барлык проектлар Мәскәүгә җибәрелгән. Тиздән бәйгедә федераль этап башлана. Аның барышында Татарстан остазларының эшләрен ил дәрәҗәсендә бәялиләр.

ФОТО: ТР ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев