Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Равия Насыйбуллинага 90 яшь тулды. Аңа һич кенә дә үз яшен бирерлек түгел. Ул әле дә актив тормыш рәвеше белән яши: көн дә саф һавада йөри, кул эшләре белән мавыга, чәчәкләр үстерә.
Равия Насыйбуллина – балтырган, черегән бәрәңге ашап үскән сугыш чоры баласы. 1936 елның 1 июнендә Исергәп авылында туа ул. 1940 елда гаилә вербовка белән читкә урман кисәргә кузгала. Бөек Ватан сугышы башланганда Карело-Фин республикасында була алар. Гаилә башлыгын фронтка алалар. Сугыш барган җирдә калу куркыныч була: әниләре өч баласы белән туган якларына юлга кузгала.
“Уйлап кына карагыз: Карело-Финнан Молотов (хәзер – Пермь) шәһәренә кадәр әни өч бала белән тайга аша җәяү кайткан. Ничек безгә анда шакаллар, аюлар һөҗүм итмәгән, һавада очкан самолётлар утка тотмаган, Аллам саклаган инде безне, – ди Равия апа. – Анда бит самолётлар каргалар шикелле очып йөри иде, андагы атыш, шартлау... Тайгадагы черкиләр генә дә бездәге чыпчыклар кебек”.
Ачлык-ялангачлык, өметсезлек шулкадәрле үзәкләренә үтә: әниләре, балалары ачлыктан интегеп үлмәсен дип, аларның кулларын бәйләп, күлгә ыргытырга, аннары үзе дә суга ташланырга була. Бәхеткә, юлларына ике совет солдаты очрый. Сабыйларның башларыннан сыйпап, үзләренә дә аз гына булган икмәктән өлеш чыгарып, тимер юл станциясенә юл күрсәтәләр. Ә Пермьда аларны тагын бер могҗиза көтә: станциядә авылдашлары Мөбарәкҗан Йосыпов дигән кешене очраталар. Аның ярдәме белән Бөгелмәгә кайталар, ә аннан – туган авыллары Исергәпкә. 1945 ел була бу. Әтиләре соңрак кайта.
Равия Тимерхан кызы кечкенәдән колхоз эшенә җигелә. Үсеп буй җиткереп, гаилә коргач, Баулыга күченеп килә. Биредә ул 22 елдан артык хастаханәдә эшли. Ә 49 яшендә, 1985 елда бөтенләй башка юнәлешкә эшкә күчәргә батырчылык итә: нефть чыгару идарәсенең нефтьне әзерләү һәм кудыру цехына икенче разрядлы эшче булып урнаша. Ике елдан аны товар операторы итеп күчерәләр. Лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә – төрле оешмаларда 70 яшенә кадәр хезмәт куя. Аның гомуми эш стажы 37 ел тәшкил итә.
“Мин гел макталып эшләдем, эштән курыкмадым. Кая эш кушалар, шунда йөгердек, – дип искә ала нефть тармагында эшләгән чакларын Равия Насибуллина. – Авызда – противогаз, аякта – кирза итек, өстә – фуфайка. Шуңа мине хәтта улым да танымый иде”.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

“Җитәкчеләребез, хезмәттәшләребез искиткеч кешеләр иде. Барысын да яхшы яктан гына искә алам. Урамда очрашсак, рәхәтләнеп сөйләшәбез, бергә үткән эш көннәрен искә төшерәбез”, – дип сөйли ветеран.
Равия апа гомере буе хезмәтне юлдаш иткән. Эштән кайткач, төнге 11гә кадәр өеннән су ташып, күп фатирлы йорт подъезды янында чәчәкләр, куаклар һәм агачлар утырткан. Алай гына да түгел, дачага да барып эшләгән, сарыклар асраган. Равия апа балаларын да хезмәт сөючән итеп үстергән.
“Ике урман аша бакчабызга бара идек. Әни, әйдә бераз ял итеп алыйк әле, дип әйтсәк, безгә: “Юк, кеше үлгәнче эшләргә тиеш”, – дип әйтә торган иде, шул гел хәтеремдә”, – дип искә ала кызы Әлфия.
Равия Насыйбуллинаның тормыш иптәше Миңневарис пассажирлар автотранспорты хуҗалыгында эшләгән. Кызганычка каршы, авырып, күп еллар элек вафат булган. Насыйбуллиннар 30 елга якын тату гомер итеп, ике бала үстергәннәр, алар үз юлларын тапканнар, әниләрен кайгыртып яшиләр. Равия апа биш оныгы, җиде оныкчыгы белән дә горурлана.
“Балаларым да, оныкларым да бик әйбәтләр”, – ди юбиляр.
Ветеран әле дә актив тормыш рәвеше белән яши: көн дә саф һавада йөри, кул эшләре белән мавыга, чәчәкләр һәм яшел тәмләткечләр үстерә. Йорт каршындагы кирпеч, таш, цементларны җыеп түгеп, ул урынны бакча иткән. Чәчәкләре генә түгел, агач-куаклары да бар. Урманнан үсентеләрен үзе алып кайтып, 21 төп миләш утырткан. Үзе әйтүенчә, биредә гөлләр утыртмаса, ишегалдының яме бетәчәк, ташландык җиргә әйләнәчәк. Тырышлыгы юкка түгел: ул яши торган Энгельс урамындагы 70нче йорт ишегалды җәй көне гөлбакчага әверелә. Шәһәр күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы ишегалды” бәйгесендә күп тапкырлар җиңүгә ирешкән.

“Мин агач та, үлән дә, гөлләр дә яратам, – ди Равия апа. – Борчуларны да, кайгыларны да күп күрдем, чәчәкләрем миңа юаныч, алар миңа бар мәшәкатьләрне оныттыра”.
Үзе әйтүенчә, озын гомерле булуының сере дә чәчәкләре белән мәш килүендә, хәрәкәтчән булында, табигатьне, үсемлекләр дөньясын яратуында. Моңа өстәп, аның тормыш сөючән һәм көр күңелле булуы да йогынты ясыйдыр, мөгаен.
Равия Насибуллина 90 яшьлек олуг юбилеен күркәм зиһен, яхшы хәтер белән, тормышка сөенеп каршы алды. Аны гомер бәйрәме белән ул лаеклы ялга чыккан оешма вәкилләре, район башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да тәбрик итте, бүләкләр һәм чәчәк букетлары бүләк итте. Юбилярга район башлыгының котлау хаты да тапшырылды.

“Мине хөрмәт иткәнегез өчен, мине санга санап килгәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Олыгайган көндә бу зур хөрмәт, – дип, сөенечен белдерде юбиляр. – Теләгән теләкләрегез уртак булсын, үз яхшылыкларыгыз үзегезгә кайтсын, чирләмәгез, эшләрегез – уңышлы, гаиләләрегез матур, тыныч булсын, балаларыгыз сезне хөрмәт итсеннәр, илләр тыныч булсын”.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев