Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында Сабан туена әзерләнәләр

6 июньдә – Баулыда, 7сендә авыл җирлекләрендә Сабан туйлары була. Милли бәйрәмебезгә әзерлек эшләре инде берничә атна дәвам итә. Татар Кандызы авылында да мәш килеп Сабан туена әзерләнәләр.

Татар Кандызы авылында мәктәп балалары катнашында Сабан туена бүләк җыю йоласы узган. Аны җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Ак калфак оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе, гомере буе мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Сиринә ханым Вәгыйзова оештырган.

Иң элек балаларга бүләк җыю йоласының тарихы, йомырка җыю йоласы турында сөйләдек, аннан соң озын колгаларга сөлгеләр бәйләп, бөтен авылны урап чыктык, – дип хәбәр итте Сиринә ханым.

Кандыз зур авыл! Арысалар да, күңелләре булып, шатланып башкарганнар бу эшне.

Авыл халкы бүләкләрне күп бирде, бик зур рәхмәт барысына да, – дип уртаклашты Сиринә ханым. – Өлкәннәрнең өйләренә кереп, Сабан туена чакырдык.

Мондый күңелле һәм тантаналы милли чаралар аша буыннар бәйләнеше тагын да ныгый. Балалар үз халкының гореф-гадәтләрен, милли кыйммәтләрен күреп, өйрәнеп һәм аларда үзләре катнашып үсәләр. Димәк, татар халкының милли рухы, гүзәл традицияләре киләчәктә дә яшәячәк!

Фото: Татар Кандызы мәдәният йорты архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев