Баулы районы ветеранына 90 яшь тулган
Исергәп авылында яшәүче Рәис Хәбиров 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үткән. Бу күркәм бәйрәм уңаеннан аны балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары гына түгел, ә авыл җирлеге вәкилләре дә котлаган.
Рәис Миңнулла улы Хәбиров 1936 елның 27 июлендә Исергәп авылында дөньяга килә һәм гомере буе туган җиренә, изге хезмәткә тугры кала. Тырышлыгы, тынгысызлыгы белән үрнәк булып тора. Тракторчы да, терлекче дә булып хезмәт куйган юбилярның гомуми эш стажы 44 елдан артып китә.

Хезмәт сөючән Рәис абый алтын куллы балта остасы да булып таныла. Кызы Энҗе апа сүзләренчә, ул үз куллары белән бурап, гаиләсе өчен ике йорт салган.
1959 елда Рәис Миңнулла улы гомерлек яры Вәсилә Зөфәр кызы белән гаилә кора. 64 ел пар канат булып, бер-берсен аңлап һәм хөрмәт итеп тату гомер кичерәләр. Өч бала үстереп, аларга төпле белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаталар.
“Әти-әниебез безне кечкенәдән эш сөяргә өйрәтеп, хезмәт тәрбиясе бирде, – дип искә ала кызы Энҗе апа. – Иртә таңнан төнгә кадәр колхоз эшендә булдылар. Кайчан йокларга, кайчан өй эшләрен карарга җитешкәннәрдер. Гектарлап чөгендер эшкәртәсе, абзар тулы мал-туарны да карыйсы бар бит. Ул чорда бар кеше шулай яшәде, безнең әти-әни дә бик тырышлар иде, тик утыруны белмәделәр”.
Кызганычка каршы, моннан өч ел элек Рәис абыйның гомерлек юлдашы Вәсилә апа вафат була. Бүгенге көндә юбиляр берүзе яшәсә дә, ул ялгыз түгел. Чөнки балалары һәрвакыт янәшәдә: даими рәвештә хәлен белеп торалар, кадерлиләр, ярдәм итеп, ашарына әзерлиләр. Балаларының барысы да гаиләле. Кызы Энҗе белән улы Фирдәвес бүгенге көндә Баулы шәһәрендә яши, улы Флорис туган авылы Исергәптә төпләнгән.
Юбилярның бүген 6 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Олы бәйрәм уңаеннан, алар барысы да кадерле кешеләренең фатихасын алырга, җылы котлауларын җиткерергә дип, төп нигезгә бергә җыелдылар.
“Иң мөһиме – әтиебезгә сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телибез, – дип изге теләкләрен юллады кызы. – Аңа үз аягында йөреп, исән-сау яшәргә язсын. Аллага шөкер, акылы камил, хәтере яхшы, өй арасында йөреп тора”.
Рәис абыйны олуг гомер бәйрәме белән район башлыгы исеменнән Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин һәм авыл җирлеге сәркатибе Сөмбел Муллагалиева да котлаганнар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырганнар.
Фото: Сөмбел Муллагалиева архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев