Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы мәктәпләрендә җәйге практика

Җәйге каникуллар башлану белән, район мәктәпләрендә укучылар өчен җәйге хезмәт практикасы да башланды. Хезмәт практикасы алар өчен файдалы эш кенә түгел, яхшы кәеф һәм дуслык вакыты да булып тора.

Гимназия территориясендә чәчәк һәм яшелчә культуралары өчен аерым-аерым кечкенә участоклар бүленгән. Участокларда берьеллык һәм күпьеллык үсемлекләр үсә. Бакчаның төп мәйданчыгында яшелчәләр, яшел тәмләткечләр утыртылган. Шуңа күрә укучыларга да эш җитәрлек. Алар ишегалдындагы территорияне һәм түтәлләрне чүп үләннәреннән арындыралар, җирне йомшарталар, түтәлләргә су сибәләр. Укучылар үз эшләренең кирәклеген аңлыйлар, намус белән эшләргә тырышалар.

Җәйге практика эше өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Гыйльманова җаваплы. Аның сүзләренә караганда, укучыларның җәйге хезмәт практикасының бурычлары күп төрле – укучыларның каникул вакытында иҗтимагый-файдалы эшчәнлеген оештыру, балаларда хезмәткә намуслы мөнәсәбәт тәрбияләү, бакчачылык эшенә мәхәббәт тәрбияләү.

– Гимназиядә укучылар ел саен мәктәп территориясендә хезмәт практикасы узалар. Нигездә, 9нчы һәм 11нче чыгарылыш сыйныфларыннан тыш, 5-10 сыйныф укучылары, – дип сөйләде Альбина Гыйльманова. – Практика башында алар куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж узалар, аннары эшкә керешәбез. Нигездә, бу – чүп үләннәреннән түтәлләрне утау, чәчәк һәм яшелчә түтәлләренә су сибү. Эш режимы 2 сәгать ярымга кадәр дәвам итә. Ә урта сыйныфлар азрак эшли һәм өйләренә таралыша. Яңгырлы көннәрдә чыкмыйбыз, туфрак болай да дымлы була. Эшкә чыкмаган очракта эш көне икенче көнгә генә күчерелә. Әгәр эссе икән, тәнәфесләр белән эшлибез. Һәр сәгать саен 10-15 минут ял итәбез.

Җәйге хезмәт практикасын оештыручылар әйтүенчә, сыйныфлар җәй буе мәктәп яны участогында эшләү өчен төркемнәргә бүленгән. Шулай итеп, балалар мәктәп ишегалдының чисталыгын һәм матурлыгын үз куллары белән булдыралар.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев