Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы мәчетләрендә балалар өчен тәрбия сәгатьләре эшли

Ел саен җәйге каникуллар башлануга Баулы мөхтәсибәте тарафыннан балалар өчен тәрбия сәгатьләре оештырыла. Быел да искәрмә түгел, “Гали” мәчетендә малайлар өчен оештырылган мөселман әхлагын тәрбияләүче курслар үз эшен башлаган. Бирегә беренче көннәрдән үк 25ләп ир бала килгән.

Балалар мәчеткә иртәнге сигездән киләләр. Намаз башланганчы әхлак, ислам дине нигезләренә багышланган дәресләр оештырыла. Балалар яшь үзенчәлекләренә карап, өч төркемгә бүленгән.

– Бүгенге көндә “Гали” мәчетенә 25ләп бала йөри, – дип аңлатып үтте “Өмет” мәчете имамы Рәсим Садыйков. – Башта әдәп-әхлак белән бәйле гомуми дәресләр үткәрәбез, аннары коръән ятлау, кабатлау, намаз тәртипләрен өйрәтәбез. Кечкенәләр төркемендә дә дәресләрне догалар өйрәнү рәвешендә алып барабыз. Балалар белән эшләү өчен махсус рәвештә Әлмәт, Яр Чаллы һәм Ижау шәһәре мәдрәсәләреннән шәкертләр килде. Коръән уку буенча Раджаб Али Хаджаев балалар белән шөгыльләнә.

– Коръән өйрәнү буенча дәресләр. Намаз укый белер өчен сүрәләр өйрәнәбез, – ди Раджаб Али Хаджаев.

Дәресләрдән соң балалар мәчеттә намазны җәмәгать белән бергә укыйлар. Шулай итеп, алар намаз уку тәртипләрен башкалардан да күрәләр, өйрәнәләр.

Әхмәд Шәйдуллинга унбер яшь. Беренче дини дәресләрне Нефтекамск шәһәрендә яшәгән вакытында, алты яшендә ала башлаган. Баулыда ел саен мәчет яны курсларын да көтеп ала.

– Укыйбыз, аннары тәнәфесләр дә була. Уйнарга да чыгабыз, – дип сөйләде Әхмәд. – Быел укуга күбрәк вакытны бирәбез, узган елларда уеннарга күбрәк чыга идек.

Оештыручылар сүзләренчә, шушы көннәрдә Баулының “Өмет” мәчетендә кыз балалар өчен дә тәрбия сәгатьләре башланачак. Мәчетләрдә оештырылган җәйге курсларга килгән балалар төшке кайнар аш белән дә тәэмин ителә. Өйгә кайтып киткәндә күчтәнәчләр дә биреп озатырга тырышалар.  

– Ике атналык укулардан соң, без балалар белән белгәннәрне йомгаклап, нәтиҗә дә ясыйбыз. Алар үзләре өйрәнгәнне безгә сөйләп, аңлатып күрсәтәләр, – дип сөйләде Рәсим хәзрәт.

Мәчет яны курсларына килгән балалар өчен саф һавада уеннар, табигать кочагына чыгып ял итү һәм төрле экскурсияләр дә каралган.

Әлеге курсларның максаты – үсеп килүче буынның әхлагын үстерү, ислам дине белән бәйле белемнәрен киңәйтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев