Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле баулылар һәм районыбыз кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән иң көтеп алынган, чын мәгънәсендә халыкчан бәйрәмебез Сабан туе белән тәбрик итәм! Бу борынгы һәм һәрчак яшь булып калучы бәйрәм язгы кыр эшләрен тәмамлауны гәүдәләндерә, җир кешесенең изге хезмәтенә дан җырлый.

Сабан туе безнең үткәнебез белән киләчәгебезне бәйләүче ныклы күпер, милли асылыбызга, гореф-гадәтләребезгә һәм тамырларыбызга сакчыл мөнәсәбәт билгесе. Безнең районда Сабан туе күптән инде милли кысалардан чыкты. Ул дуслык һәм бердәмлек бәйрәме, аны барлык милләт вәкилләре дә бергәләп билгеләп үтә. Нәкъ менә шушы бердәмлектә безнең көчебез һәм туган ягыбыз үсешкә ирешүнең ышанычлы нигезе.

Бүгенге тантананың төп катнашучылары, һичшиксез, игенчеләребез һәм терлекчеләребез. Авыр һәм фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм туган җиргә тугрылыгыгыз өчен сезгә тирән рәхмәтемне җиткерәм! Сезнең тырышлык белән киләчәк уңышның ышанычлы нигезе салынды. Кыр батырлары белән беррәттән, туган ягыбыз иминлеге өчен намус белән хезмәт куючы, үз белемен һәм көчен җитештерү һәм төзелеш тармакларына, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү һәм эшмәкәрлеккә багышлаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең һәркайсыгыз көндәлек хезмәтегез белән Баулы районы үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш кертәсез.

Сабан туе һәр өйгә шатлык, муллык һәм иминлек алып килсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, аяз һәм тыныч күк йөзе һәм туган ягыбыз иминлеге юлында яңа хезмәт уңышлары телим! Бәйрәм белән!

Ильяс Гозәеров,

Баулы районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев