Әнвәр хәзрәт Хәмитов: “Хәрбиләребез өчен догада булыйк”
Бүгенге көндә Баулы шәһәрендә – ике, район авылларында 14 мәчет бар. Ачылган көннәреннән үк мәчетләрнең ишекләре ябылып тормый. Чөнки кешеләр авыр булганда да, бәхет килгәндә дә иман йортына бара. Илдә махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле, республика мөхтәсибәтләре, шул исәптән Баулы районы мөхтәсибәте дә хәрбиләргә төрлечә ярдәм итә, гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, ә иң мөһиме – хәрбиләргә һәм аларның аларның якыннарына рухи яктан булыша, көчле һәм сабыр булырга өнди.
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк гади халык солдатларга ярдәмгә ашыкты. Бу эштән район мөхтәсибәте, авыл мәчетләре дә читтә калмады, иман йортлары хәтта гуманитар ярдәм җыю пунктлары ролен дә үти.
– Мобилизация башлану белән, егетләребезнең беренче төркемен хәрби комиссариаттан бергәләп озаттык. Райондашларыбызны догаларыбыз, Коръән аятьләре укып озатып калдык. Һәр төркем киткән саен килергә тырыштык, Рәсим хәзрәт тә килде, – диеп сөйләде Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов. – Улларын озаткан аналар, тормыш иптәшләре белән әңгәмәләр кордык, чөнки аларның һәрберсе тынычландыруга, ярдәмгә мохтаҗ. Бигрәк тә якыннарын югалтканнарга ярдәм итәргә тырышабыз.
Әнвәр хәзрәт сүзләренчә, мәчетләрнең ишеген ачып кергән һәр кеше имамнар тарафыннан игътибар тоя. Мәхрүмнәрне озату, ашларын укыту, багышлап корбаннар чалдыру кебек эшләрдә аңлату, юнәлеш, ярдәм күрсәтәләр, дини юнәлештәге ярдәмгә корылган яңа программаларны халыкка җиткерәләр.
– Республика Рәисе ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары өчен Хаҗга бару программасы да эшли. Өченче ел бу программа белән Баулыдан хаҗга баручы булмады, узган ел бардылар һәм быел ике кеше барып кайтты, – дип сөйләде Әнвәр Хәмитов.
2022 елдан бирле “Гали” мәчете гуманитар ярдәм җыю пункты да булып тора. Бирегә барлык авыл мәхәлләләре генә түгел, мәчеткә йөрүчеләр, гомумән, теләге булган һәр кеше хәрбиләргә атап ярдәм китерә ала.
Мәчеттә иң өлкән волонтёрларның берсе Гөлсорур апа Гафурова җитәкчелеге һәм ярдәме белән дистәләгән посылка хәрбиләргә озатыла. Һәр җыелган ярдәмдә аның тырышлыгы бар. 90 яшенә якынлашучы райондашыбыз бу эштә активлыгы белән башкаларга чын үрнәк.
– Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән беренче тапкыр Казанда укулар үтүче хәрбиләргә ярдәм итүдән башлаган идек, шулай дәвам итәбез, – ди Гөлсорур абыстай. – Ничә тапкыр җибәргәнне хәтерләмим дә. Һәр партиягә дә ысланган ит һәм казылыклар, перчаткалар, җылы эчке киемнәр җибәрергә тырышабыз. Үзебезнең мәчеткә йөрүче кызларыбыз бәйләгән оекбашлар да күп булды. Башта монда мәчеттә җыелышып бәйләдек, өйләренә дә алып кайтып бәйләделәр. Беренче җибәргән вакытта 60 пар җылы, йон оекбаш кына бәйләп җибәрдек. Бәйли белмибез дигәннәр сатып алып та китерделәр. Икенче ярдәмне җибәргән вакытта оекбашлар 100 пар булды. Аннары кибеттән җылы эчке киемнәр, перчаткалар һәм дарулар алдык. Җибәргән ярдәмнең һәрберсе файдалы, кирәкле. Әйберләр алу өчен үземнең укучыларым да, туганнарым да акчалата ярдәм итте. Шулай ук мәҗлесләрдән җыелган акчалар да шунда китә.
Гуманитар ярдәм кайчан һәм ничек әзерләнсә дә, аларга изге теләкләр, догалар кушыла.
– Минем теләкләрем, Аллаһ ризалыгы өчен. Ашыйсын ашасыннар, киясен кисеннәр. Исән-сау булып, үз гаиләләренә кайтсыннар, үз балаларын үзләре карап үстерсеннәр, Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын, – ди Гөлсорур абыстай. – Күчтәнәчләрне изге теләкләр тели-тели, елый-елый тутырабыз. Аларга барып ирешсен, ризык булсын иде.
Гуманитар ярдәм, исемле посылкалардан тыш мөхтәсибәтләр акчалата да фронтка ярдәм итә.
– Квартал саен мөхтәсибәтләр Диния нәзарәтенә акча да күчерә, – дип аңлатып үтте Әнвәр Хәмитов. – Безнең көньяк-көнчыгыш казыятен биш район – Баулы, Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск – тәшкил итә. Гуманитар ярдәмне илтеп тапшыру төбәк казые Марат Мәрданшин җаваплылыгында.
Район имам-мөхтәсибе сүзләренчә, кайбер авыл җирлекләрендә бик тырыш, ярдәмчел кешеләр бар, шулай ук авыл мәдәният йортлары, мәктәп коллективлары да ярдәм итәргә тырышалар.
– Аерып әйткәндә бик күп кешеләрнең исемнәрен атап китәргә мөмкин булыр иде. Чын күңелдән ышанып ярдәм итүчеләргә рәхмәт, – ди имам- мөхтәсиб. – Хатын-кызларыбыз, апалар токмачлар да кистеләр, чәйләр дә әзерлиләр, чәй эчәргә тәм-томнарны да мулдан пешереп җибәрергә тырышалар. Гомуми көчләр белән әзерләнгән күчтәнәчләр янына, егетләребез соравы буенча, намазлыклар, кечкенә генә догалар язылган китаплар да җибәрәбез.
Баулы районы мәчетләренә йөрүчеләр хәрбиләргә төрлечә ярдәм итә, гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша /
| ел | Акчалата ярдәм | Азык-төлек, кием, медикаментлар |
| 2022 | 107 050,00 | 750 кг |
| 2023 | 91 900,00 | 1000 кг |
| 2024 | 58 820,00 | 1200 кг |
| 2025 | 84 000,00 | 1200 кг |
|
|
|
|
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев