Мәрхүм белән хушлашу бүген була.
Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды. 17 ноябрьдә Илфат Абдрахмановка 59 яшь тулган булыр иде. «Аны Татарстан телевидениесенең символы дип тә атыйлар! Илфат Абдрахмановны тамашачы телевизор экранында 1984 елда ук күрә. Ул яңа „Татарстан-Яңа гасыр“ спутник телеканалына эшләргә килүчеләрнең берсе. Күп еллар ТНВда хәбәрләр алып баручысы булып эшләде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», диелә ТНВ каналы хәбәрендә.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/04-10-2020/tanylgan-alyp-baruchy-ilfat-gabrahmanov-vafat
Нет комментариев