Баулылы Марат Ильясов тарафыннан эшләнгән мобиль тернәкләндерү комплексы проекты “Яңа вакыт өчен” стратегик инициативалар агентлыгы форумының иң яхшы ун идеясе исемлегенә кертелде.
– Мобиль тернәкләндерү комплексы – “мобитрак” дип йөртелә торган махсус тренажерлар белән җиһазландырылган, аларны Марат Ильясов үзе уйлап тапкан. Шундый бер комплекс ел саен 600 кешегә кадәр тернәкләндерү үткәрергә мөмкинлек бирә. Һәр пациент өчен бер курс 8-10 дәресне үз эченә ала. Баулылының инициативасы экспертлар тарафыннан хупланды һәм бөтен илгә таралачак, – дип хәбәр итә “Рәсми Татарстан” порталы.
Проектны гамәлгә ашыру инде яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 2025 елда президент грантлары фонды ярдәмендә мобитрак Татарстанның 9 авылында булды, шулай ук илнең 3 төбәген колачлады. 2026 елда мобиль тернәкләндерү программасы Башкортстанда старт алды.
Нет комментариев