Ярославльдә Халыкара вакыйгалы туризм өлкәсендә XV Russian Event Awards 2026 премиясенә йомгак ясалган. Анда Баулы районы вәкилләре дә катнашкан.
“Арба-Фест. Еремей ярминкәсе” Гомумроссия автотуристик фестивале” проектын Баулы районы Советы Аппараты җитәкчесе Айгөл Халитова һәм Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова тәкъдим иткән. Баулы проекты “Автотуризм өлкәсендә вакыйга” номинациясендә өченче урынга лаек булган. Экспертлар фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуын, автосәяхәтчеләр арасында популяр булуын, Баулы вәкилләре образларының Татарстан мәдәни кодын тәкъдим итүләрен билгеләп үткәннәр.
Премия финалында Россиянең 51 төбәгеннән 294 проект катнашкан. Мондый киң география һәм җитди көндәшлек шартларында өченче урынга ирешү “Арба-Фест”ның ил автотуризмы өлкәсендә иң күренекле вакыйгаларның берсе булып калуын яхшы раслый.
– Безнең өчен Russian Event Awardsта өченче урын – дөрес юнәлештә баруыбыз билгесе, – дип билгеләп үтте фестивальнең идея авторы, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров. – Мондый дәрәҗәдәге экспертларның безнең көчле якларны күрүе аеруча кыйммәтле. Премиядә катнашу — тәҗрибә уртаклашу да, районыбыз һәм Татарстан турында киң аудиториягә сөйләү мөмкинлеге дә. Ел саен фестивальгә кунаклар күбрәк җыела, аларның күбесе Баулы районына һәм Татарстанга беренче тапкыр килә. “Арба-Фест” – районыбызга һәм тулаем республикага туристлар җәлеп итү юлларының берсе. Экспертларның уңай бәясе безне алга барырга һәм бу вакыйганы автотуристлар өчен тагын да кызыклырак һәм уңайлырак итәргә этәрә.
Бу уңыш – Баулы халкының зур командасы эше нәтиҗәсе.
Фото: Айгөл Халитованың архивыннан
Нет комментариев