Баулы хуҗабикәләренә “Тбилиси” салаты рецепты
Яңа елны бәйрәм иттек. Ләкин, гадәт буенча, аны 13 гыйнвардан 14енә каршы төндә иске стиль буенча да билгеләргә күнегеп беттек.
Искечә яңа елны бәйрәм итүчеләргә «Хезмәткә дан» хезмәткәре Ләйсән Сәетгәрәевадан «Тбилиси» салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар:
- 200 грамм сыер ите
- 1 болгар борычы
- 1 банка кызыл фасоль
- кинза яки петрушка
- ярты кызыл суган
- әстерхан чикләвеге
- 4 аш кашыгы үсемлек мае
- 2 аш кашыгы соя соусы
- 1 тырнак сарымсак
Эш барышы:
Болгар борычын, пешкән итне – озынча итеп, суганны ярым боҗралап турыйбыз, петрушканы кул белән өзгәлибез, аз гына кыздырып алган әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. Томат соусында консервланган фасольне, су белән юдыртып, саркытабыз. Барлык ингредиентларны бергә кушып, соус салып болгатабыз. Соус өчен вакланган сарымсак үсемлек мае һәм соя соусы алына. Тәмле булсын!
«Тәмлекәй» рубрикасына рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619 (ватсап) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru) җибәрергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев