Кукуруз уңды
Баулы районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлек азыгы әзерләүне тәмамлыйлар.
Басулардан кукуруз уңышы җыеп алына, ул быел 2,5 мең гектарда үстерелде. Кичәге көнгә бу эш 92 процент мәйданда башкарылган, 35,3 мең тонна силос әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, районда бер баш шартлы терлеккә уртача 21,9 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев