Сәнәгать

Кабель заводында яңа җитәкче

"Татнефть-Кабель" ЧҖҖда яңа җитәкче билгеләнде.

Предприятиедә "Система-Сервис" идарәче компаниясе" ЧҖҖ җитәкчесенең беренче урынбасары Борис Аристов катнашында җыелыш узды. Ул коллективка "Татнефть-Кабель" ЧҖҖ начальнигы вазифасына утыз яшьлек Ярослав Дементьевның билгеләнүе турында игълан итте. Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән Ярослав Васильевич моңа кадәр начальникның беренче урынбасары - баш инженер булып эшләгән.


Нет комментариев