Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Баулылар печән әзерлиләр

Новозареченск авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы һәр сыерга ел саен 4-5 тонна печән әзерлиләр. Халыкка печәнлек җирләрне бүлүне һәм күпме терлек азыгы әзерләнгәнлегенең хисабын җирлек башкарма комитеты сәркатибе алып бара. 16 июльгә бу җирлектә 980 тонна печән әзерләнгән.

Җигүле атына төягән печән өстендә утырып, Казан - Оренбург трассасыннан тыз-быз йөрүче автомобильләр беткәнне озак көтәргә туры килде болыннан кайтып баручы авыл агаена. Башка юлчылар атка битараф булмаган караш ташлап юлларын дәвам иттеләр, ә без печәннән кайтучы ул кеше янында туктап, сөйләшеп алырга булдык.
- Илгиз Әминов, - дип таныштырды ул үзе белән. Озак еллар "Баулы" совхозында механизатор булган, хуҗалык таркалгач, бораулаучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан икән. Пенсия яшендә булуга карамастан ул гаиләсе белән шәхси ярдәмче хуҗалыгында икешәр сыер, үгез, бозау, бер ат асрый.
- Элек бер генә сыер асрый идек. Ул заманнарда бит һәр йортта сыер бар иде. Печән җирләре хәзерге кебек иркен түгел иде. Ә хәзер, кем күпме теләсә, шуның кадәр чаба ала. Иренмәскә генә кирәк. Мин үзем инде күптән кышка җитәрлек печән әзерләп куйдым. Шулай да көн саен болынга чыгам. Тау итәкләрендә, урман, юл буйларында күпме печән тамырында картаеп әрәм булып утыра! Чабучы әз. Элек бернәрсә дә калдырмыйча чабып бетерә идек. Ә минем көтүдән кайткан малларның утлыкларыннан яшел үләнне өзгәнем юк, - ди Илгиз абый.
Мал асрау - авыл кешеләре өчен өстәмә керем чыганагы. Өч бала тәрбияләгән Әминовлар өчен дә терлек асрау гаилә бюджетын тотрыклы итәргә ярдәм иткән. Аларның кызлары һәм уллары инде вуз тәмамлаган, төпчек кызлары да югары белем ала.
- Безнең Таллыкүлдә терлек шактый. Асраган кеше берне генә түгел, күпләп мал тота. Биш кешедә ат бар. Авыл көтүенә 120 баш чамасы терлек йөри. Аны көтүче яллап көттерәбез. Ә менә башка авылларда хәзер бер сыер да асрамаучы кешеләр күбәя. Бусы инде бер дә куанычлы хәл түгел. Сыерсыз һәм урамнарында үлән котырып үскән авыллар артуы гына эчне пошыра, - ди Илгиз Әминов.

Авыл җирлеге

Терлек азыгы әзерләнгән (тонна)

Яфрак азык әзерләнгән (тонна)

Александровка

1210

15

Исергәп

226

7

Кызылъяр

241

8

Кырымсарай

660

2,5

Новозареченск

980

6,5

Покровский Урыстамак

319

2,5

Поповка

850

11

Потап Томбарлы

360

10

Салих

830

0

Татар Кандызы

1063

3

Томбарлы

275

5

Удмурт Ташлысы

450

2

Шалты

261

4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев