Баулы районы аграрийлары силос түгел, орлык алганнар
Сәнәгать

Баулы районы аграрийлары силос түгел, орлык алганнар

Быел безнең районда көнбагыш биш мең гектарга якын мәйданга чәчелгән булган. 1725 гектарыннан көнбагыш орлыгы алу, ә калганын силоска җибәрү күздә тотылган.

Һава торышы әлеге культура өчен уңышлы булганлыктан, аны барлык хуҗалыкларда да, мал азыгына урмыйча, көзгә калдырып, орлык алырга булганнар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, уңышны урып-җыю төгәлләнгән диярлек. Авыл хезмәтчәннәре җир туңдырганны көтә. Ә хуҗалыклар азык базасын башка культуралар исәбенә тулыландырган. Районда терлекләрне кышлатуга Бер баш шартлы терлеккә 32,7 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

Фото:www.agrobase.ru


Нет комментариев