“Алойл” ЯАҖ – Татарстанның иң эре салым түләүчеләренең берсе
15 еллык эшчәнлеге дәвамында "Алойл" ябык акционерлык җәмгыяте техник-икътисади һәм производство күрсәткечләрен яхшырту буенча гаять зур эш башкарды.
2012 елда компания нефть чыгару планын 103,7 процентка үтәде. 11 яңа скважина файдалануга бирелде, аларның уртача дебиты - тәүлегенә 5,2 тонна. Механикалаштырылган фонд скважиналарының ремонтара эш чоры 2748 тәүлек тәшкил итте, эшләүче фонд - 190 скважина. Чыганактан суыртылган һәм суны агызу корылмасында эшкәртелгән продукциянең сулану проценты - 0,3. 2012 елда 7 нефть скважинасында ике катламнан нефть чыгаручы махсус технология кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев