Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

Нинди бүләкләрдән сак булырга кирәк?

Бүләкләр бирешә торган көннәр җитте.

Көзге — көчле тылсымга ия предмет. Ул начар энергия дә тупларга мөмкин. Иң яхшысы — үзегезгә ошаган өр-яңа көзгене кибеттән сатып алырга.

Бүләккә бирелгән кулъяулык хакында Ванга болай дигән икән: «Платочек принять - вскоре слезы проливать». Шуңа күрә үзегез карагыз...

Буш сумка, кошелек, чемодан кебек әйберләрне бүләккә кабул итү дә яхшыга түгел. Аларга нәрсә булса да салынырга тиеш. Һичьюгы - кәнфит. Ә иң яхшысы — акча, әлбәттә!

Хатын-кызга бүләк ителгән сәгать аның матурлыгын “урларга” мөмкин икән...

Бик матур каеш бүләк итсәләр дә шатланырга ашыкмагыз. Сынамышларга ышансак, мондый бүләк сезнең алга баруны тоткарлаячак икән. Күп каршылыклар булырга мөмкин.

Менә шулай. Әлбәттә, мондый сынамышларга ышану-ышанмау — һәркемнең үз эше. Шуны да онытмагыз: әгәр бүләк бирүче кешенең сезне чын күңелдән якын итүен тоясыз, беләсез икән, бернәрсәдән дә шикләнмәгез!

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев