Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
сынамышлар

Иртәгә, 7 июльгә, сынамышлар

7 июль сынамышлары нинди?

7 июльдә берүзегез генә урманга, су буйларына бармагыз. Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калса да, сынамышлар буенча, бу көнне алар кешене табигать кочагында сагалап тора, имеш.

Шулай ук бу көнне ялгызлыкта һәм тулы тынычлыкта үткәрергә ярамый икән. Кунакка барыгыз, дусларыгызны чакырыгыз, якыннарыгыз белән аралашыгыз.
Иртәгә юлда акча тапсагыз, алмагыз! Хәерчелек җәлеп итәрсез.

7 июльдә һич кенә дә моңсуланырга, сагышлы хәтирәләргә бирелергә ярамый. Югыйсә, начар кәеф озакка “ябышырга” мөмкин. Ә менә елмаеп-көлеп йөрсәгез, уңыш һәм иминлек килер.

Иртәгә төн уртасына кадәр йокламый торсагыз да хәерле, имеш. Начар төшләр кереп йөдәтмәс.
7 июльдә чәчләрне кистерергә, буярга киңәш ителми.

Иртәгә тормышка зарланудан да тыелып торыгыз, югыйсә, хәл тагын да кискенләшер.
Иртәгә хәерле саналган эшләр дә бар.

Мәсәлән, елга-күлләргә су коенырга барсагыз, сихәт, саулык килер.
Шулай ук бу көнне мунчага миндекләр әзерләсәгез дә уңышлы булыр. Алар белән чабыну сәламәтлегегезне арттырыр.
Юыну, мунча керү дә хуплана.

7 июльгә каршы кергән төш шәхси тормышта булачак хәлләр турында бәян итә. Әгәр төшегез матур, якты һәм күңелегездә яхшы тойгылар калдырды икән, димәк, барысы да яхшы булачак.

7 июль сынамышлары:
Йолдызлы төн — гөмбә уңышына.
Чык эре булса, кыяр уңар.
Яңгыр яуса, уңыш мул булмас.
Чикерткә көчле кычкырса, эссе көннәр килер.
Кәккүк кычкырса — салкын көзгә.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев