Яңа әйбер алмагыз, 13 кеше бергә җыелмагыз...
Иртәгә нишләргә ярамый? Бу хакта 3 октябрь сынамышларын укып белегез.
Иртәгә кул югач, су тамчыларын идәнгә какмагыз, шунда ук кулларыгызның яхшылап сөртегез. Кулыгыздан идәнгә төшкән су тамчылары “кара көчләрне” җәлеп итәргә мөмкин икән.
Иртәгә дога укып, көзгегезне чиста су белән юып алыгыз. Болай иткәч көзгегә карасагыз да була. Иртәгә юылмаган көзгегә караучылар параллель дөньяда яшәүчеләрне күреп, бик куркып, ямьсезләнеп калырга мөмкиннәр икән, имеш...
3 октябрьдә өстәл артына күпләп җыелырга булсагыз, 13 кеше бергә җыелмагыз. Ундүртенче кешене чакырыгыз. Унөч кешенең берсе һичшиксез алдакчы һәм икейөзле булачак икән.
Иртәгә яңа әйбер сатып алмагыз! Ул уңыш китермәс.
Акча белән проблемаларыгыз барлыкка килмәсен, дисәгез, иртәгә кесәгездәге вак акчаларны санамагыз.
3 октябрь сынамышлары:
Иртәнге томан һәм зур пәрәвезләр озын көз вәгъдә итә.
Чыршы күркәләре бик аста булса, иртә салкыннар көтегез. Бик өстәгеләр кыш ахырында салкыннар булачагын әйтә.
Җил төньяктан, көнбатыштан иссә, юеш көннәр килә. Көнчыгыштан искән җил җылы көннәр вәгъдә итә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев