Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

Бүгенгә сынамышлар

“Чәчәкле” тулган Айның йогынтысын үзегез дә сизәрсез.

Бүген, 5 майда, Мәскәү вакыты белән 20:37 сәгатьтә күк йөзендә түп-түгәрәк тулган Айны күзәтә аласыз. Хәер, Ай кичә дә шундый тулы иде, иртәгә дә түгәрәк һәм нурлы булып күренәчәк әле.

 

Бүген кич Айның ярымкүләгәле тотылуын күрергә мөмкин. Русиядә бу күренеш, Таймыр һәм Чукоткадан тыш, бөтен җирдә дә күзәтеләчәк.

 

Майдагы тулы Айны “чәчәкле Ай” дип атаганнар. Төньяк ярымшарда бу вакытта чәчәк ату сезоны башлана, бу шуның белән бәйле.

 

Билгеле булуынча, Ай табигатькә зур йогынты ясый. Хайваннар һәм кешеләр борчыла башлый, психик авырулар көчәя, йокы бозыла.

 

Бу көнне үсемлекләр дә бик “хәлсез” була, ә аларның җир өстендәге өлешенә күп итеп сут җыела. Шуңа да аларны зарарлаудан сак булырга кирәк. Тулган Ай көнне чәчәргә, күчереп утыртырга, ботакларны кисәргә, яшелчә башларын өзәргә киңәш ителми. Шуңа да бүген бакчага чыкмаска, бәрәңге утыртудан да баш тартып торырга туры килер.

 

Иртәгә Ай акрын гына кими башлаячак. Яңа Ай туганчы (19 майда) рәхәтләнеп бакча эшләрен башкарырга булачак.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев