Бүген үзеңә теләгән кешеңне гашыйк иттереп була!
Моның өчен 19 май сынамышларына игътибар итегез.
Борынгылар 19 майда эшсез утырырга ярамаган, дип ышанган. Көнегез хезмәттә үтсен, уңышка һәм иминлеккә ирешерсез. Ялкаулансагыз, киресенчә булырга мөмкин.
Бүген акча вакламагыз! Уңышыгызны да “ваклап” юк итәрсез.
Ачуыгыз килсә дә, бүген якын кешеләрегезгә авыр сүз әйтүдән, талашудан тыелып торыгыз. Зур күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин.
Өйдән чыккач, нидер онытканыгызны аңласагыз, кире кермәгез. Уйлаган эшегез барып чыкмас.
Бүген ерак юлга чыгарга җыенасызмы? Чәчегезне юмый торыгыз, бәла килмәс.
Бүген яңа эш урыны тәкъдим итсәләр, баш тартыгыз. Уңышлы булмаячак.
Җирдә акча ятканын күрсәгез, бик кызыксагыз да, алмагыз. Бәхет, иминлек үзегез белән калыр.
Ничек теләгән кешегезне үзегезгә гашыйк итәргә соң, дисезме? Өр-яңа тастымалны бүген чиста чык суында бераз чылатырга кирәк. Күз аткан кешегезне ничек тә аңа сөртенергә бирергә кирәк. Менә шунда инде ул тастымал биргән кешесенә “үлеп” гашыйк булырга тиеш. Уңышлар сезгә!
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев