Бүген, 14 ноябрьгә сынамышлар
Бүген тавык йөрәге ашагыз!
Иртәгә юкка-барга акча туздырырга ярамый. Киләчәктә мохтаҗлык көтәргә мөмкин.
Кияүгә чыгар яшькә җиткән кызларга бу көнне күңелсезләнергә һәм кичне ялгызлыкта үткәрергә кирәкмәс. Сынамышлар буенча, аларга тәмле ризыклар әзерләп, дусларны, туганнарны сыйларга, вакытны күңелле үткәрергә кирәк.
Иртәгә тавыктан ризыклар ашаган кешегә бәхет елмаячак. Ә менә тавык йөрәге ашаган кеше ел буе сау-сәламәт булачак икән.
Иртәгә өйдән чыксагыз, тәрәзәгезне аз гына булса да ачык калдырыгыз. Бәхет һәм иминлек иртәгә ачык ишекләрдән, тәрәзәләрдән керергә ашыга икән, имеш.
Иртәгә теләнчегә хәер бирергә уйласагыз, аның күзенә карамагыз. Хәерчелеге күчмәс.
Иртәгә мәчеләргә бик игътибарлы булыгыз. Төнлә өйдә мәчегез кычкырганны ишетсәгез, шатланыгыз, бәхет киләчәк! Ә теләгегез үтәлү-үтәлмәвен беләсегез килсә, бу хакта да иртәгә... мәчегездән сорагыз! Ул сезгә җавап биргән тавыш чыгарып, мырылдап куйса, димәк, үтәләчәк. Мәче тавыш чыгармаса, сабыр булырга кирәк, дигән сүз.
14 ноябрь сынамышлары:
Бу көнне кар яуса, яз көне су күп булачак.
14 ноябрьдә җылы булса, кыш җылы булачак.
Агачта яфрак калган икән, киләсе елда көчле салкыннар булачак.
Әтәч бер аягында торса, суыта.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев