Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

9 сентябрьгә сынамышлар

Иртәгә миләш агачына хөрмәт күрсәтү хәерле. Җимешләрне җыйганда бер өлешен кошларга кышка калдырырга онытмагыз.

Бу көнне борынгылар миләшне чәй белән пешергәннәр, аннан кайнатма ясаганнар, кышка әзерләгәннәр.
Миләшнең мул уңышы каты салкыннар вәгъдә итә дип саналган.

9 сентябрьдә нәрсә эшләргә ярамый.
Бу көнне өйдә тәртипсезлек калдырырга, чүпләргә, әйберләрне таратырга ярамый — аңлашылмаучанлыклар башланачак. Уңыш һәм иминлек булсын өчен йортны чиста һәм тәртиптә тоту мөһим.
Миләшне кисәргә, аның янында сүгенергә кирәкмәс.
Иртәгә бурычка бирүдән баш тартыгыз. Югыйсә, кыенлыклар булачак, акчаны гына түгел, яхшы дустыңны да, файдалы танышларыңны да югалтырга мөмкин.
9 сентябрьдә бусагада озак басып торырга ярамый икән.
Мәхәббәт эшләре, хисләрне ачу, яучылау, романтик күрешү өчен начар көн.
Бу көнне эре сатып алулар ясаудан тыелыгыз — ялгышу ихтималы зур.
Юл чатында теләсә нинди әйберне күтәрергә дә ярамый икән.

9 сентябрьнең кызыклы бер йоласы бар — бу көнне икегә бүленгән миләш агачы эзләгез. Авырудан котылырга теләгән кеше аның аша аркылы чыгарга тиеш.

Тышкы ишек өстенә миләш тәлгәшләре элеп куйсагыз, шакшы көчләр йртыгызга керә алмас, ә начар күзле кеше бөтен начарлыгын бусагада калдырачак, дип санала.

Миләшне элек явызлыктан бик көчле саклау дип санаганнар, шуңа күрә аны еш кына өй янына утыртканнар.

Һава торышына халык сынамышлары.
Торналар югары һәм акрын очалар — җылы һәм коры көзгә.
Күк күкрәү — соң кышка һәм әбиләр чуагының якынлашып килүенә.
Чикләвекләр күп — кыш кырыс булачак.
Миләш яфраклары саргайган —җылы көзгә һәм салкын кышка.
Балык тоту өчен яхшы көн — күп балык тотарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев