Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

9 ноябрьгә сынамышлар

Иртәгә биргән вәгъдәне үтәргә кирәк!

Бу көнне зур шатлык та, зур күңелсезлек тә булырга мөмкин, ди. Ә менә аларның кайсысы килер — кешенең бу көнне кылган гамәлләре белән бәйле.
9 ноябрьдә буш вәгъдәләр бирмәгез. Бу көнне биргән вәгъдәсен үтәмәгән кешене кайгы көтә икән.
Ә 9 ноябрьдә биргән вәгъдәсен үтәгән кешенең тормышыннан барлык начарлык китә, дип ышанганнар.

Кайчандыр кияүдә булып, төрле сәбәпләр аркасында бүген ялгыз булган хатын-кызларга 9 ноябрьдә гомер юлдашын очратуны теләргә ярамый икән. Югыйсә гомер буе ялгыз булачаклар, ди.
Ә бер тапкыр да кияүгә чыкмаган һәм хәләлен табарга теләгән кызларның теләге чынга ашарга тиеш. Чын күңелдән теләк теләгән кызлар бик лаеклы ир-егетне очратачак икән.

Иртәгә тавыш-гауга чыгарудан сак булыгыз. Күп көчегезне югалтырсыз, бу авыруларга китерер. Шуңа күрә хәтта яман теллеләрнең гадел булмаган сүзләрен ишетсәгез дә, иртәгә эмоцияләрегезне тыеп торыгыз.
9 ноябрьдә күзләргә зыян китерергә мөмкин булган эшләр белән шөгыльләнмәгез. Автомобильдә йөргәндә тизлекне дә чамадан тыш арттырмагыз.
Иртәгә кемгәдер бурычка акча биргән кеше ул акчаларын беркайчан да кире ала алмаячак икән.

9 ноябрь сынамышлары:
Этегез көн буе йокларга тартылып торса, яңгыр явачак.
Агачларга бәс кунса, җылытачак.
9 ноябрьдә кар яуса, бик карлы кыш көтегез, зур көртләр булачак.
Кар катыш яңгыр яуса, кыш җылы булачак.
Юллар пычрак, юеш, көн болытлы икән, декабрьгә кадәр салкыннар булмаячак.
Кар юеш җиргә ятса, яз иртә киләчәк.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев