Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

9 июньгә сынамышлар

Бүген... чебен үтерегез, ике сарылы йомырка ашагыз!

Бүген ике сарылы йомыркага тап булсагыз, аны, һичшиксез, кыздырып ашагыз! Болай итсәгез, барлык яла ягулардан, үзегез хакында ялган сөйләүдән котылачаксыз.

9 июньдә башыгызга юкә чәчәге килеп төшсә, баш әйләнгеч, зур, гүзәл сөюгә әзер булыгыз.

Ә менә кемгәдер этләр өргәнен күрсәгез, конфликтта катнашырга туры киләчәк икән.

Бүген юлда акча тапсагыз, аны үзегезгә туздырмагыз, мохтаҗларга бирегез. Тормышыгыз алга китәчәк.

9 июньдә өй иясенең күңелен күрергә кирәк икән. Берәр почмакка аңа сый куегыз, өегез тәртиптә булсын.

Бүген чебен үтерсәгез, кеше чәйнәргә яратучы хатын-кыз белән аралашудан котылуга ирешәчәксез.

Алдагы көннәрдә һава торышының нинди буласын беләсегез килсә, учыгызга камка (божья коровка) утыртыгыз. Ул беркая да очмаса, яки аска таба очып китсә, һава торышы начар булачак. Ә инде бу бөҗәк өскә күтәрелеп очып китсә, аяз, матур көннәр көтегез.

Бүген беркем белән дә талашмаска тырышыгыз! Дошманлык озакка сузылачак.

9 июньдә көн нинди, көзнең беренче көннәре дә шундый булачак, дигән сынамыш та бар.

Фото: pexels.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев