Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

9 июньгә сынамышлар

Иртәгә... башыгызга юкә чәчәге килеп төшүен теләгез!

Иртәгә ике сарылы йомыркага тап булсагыз, аны, һичшиксез, кыздырып ашагыз! Шулай итсәгез, барлык яла ягулардан, үзегез хакында ялган сөйләүдән котылачаксыз.

 

9 июньдә башыгызга юкә чәчәге килеп төшсә, баш әйләнгеч, зур, гүзәл сөюгә әзер булыгыз.

Ә менә кемгәдер этләр өргәнен күрсәгез, конфликтта катнашырга туры киләчәк икән.

 

Иртәгә юлда акча тапсагыз, аны үзегезгә туздырмагыз, мохтаҗларга бирегез. Тормышыгыз алга китәчәк.

9 июньдә өй иясенең күңелен күрергә кирәк икән. Берәр почмакка аңа сый куегыз, өегез тәртиптә булсын. Иртәгә чебен үтерсәгез, кеше чәйнәргә яратучы хатын-кыз белән аралашудан котылуга ирешәчәксез.

 

Алдагы көннәрдә һава торышының нинди буласын беләсегез килсә, учыгызга камка (божья коровка) утыртыгыз. Ул беркая да очмаса яисә аска таба очып китсә, һава торышы начар булачак. Ә инде бу бөҗәк өскә күтәрелеп очып китсә, аяз, матур көннәр көтегез.

 

Иртәгә беркем белән дә талашмаска тырышыгыз! Дошманлык озакка сузылачак.

9 июньдә көн нинди, көзнең беренче көннәре дә шундый булачак, дигән сынамыш та бар.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев