Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

7 февральгә сынамышлар

Иртәгә, 7 февраль, көнне гаҗәеп көн көтә!

Иртәгә кияүгә чыкмаган кызларга, ялгыз хатын-кызларга күз тияргә мөмкин икән. Шуңа аларны мактарга, комплиментлар ясарга кирәкмәс. Махсус рәвештә күз тидерергә тырышып, мактаучылар яныгызда булса, кулыгызны кесәгә тыгыгыз һәм кукиш күрсәтегез.
Иртәгә шәфкатьле, матур эшләр башкару хәерле. Ләкин ул эшләр белән мактанырга һич тә ярамый! Иртәгә мактанган кешенең барлык гаиләсенә күз тияргә мөмкин, ди. Талаш-ызгыш, алдашу, хыянәт, акчасызлык башлануын теләмәсәгез, мактанмагыз.
Планнарыгыз турында сөйләүдән дә тыелып торыгыз. Киресе чынга ашарга мөмкин.
Иртәгә, гомумән, сүзләрегезне үлчәп сөйләгез. 7 февральдә уйнап кына әйткән сүз дә чынга ашарга мөмкин.
Иртәгә ирләргә өйләренә буш кул белән кайтырга ярамый! Икмәк яисә тоз алып кайтсыннар. Аннан тыш тагын сөт, тәм-томнар да булса, бигрәк яхшы!
Иртәгә савытка сөт салганда ул ташып китсә, борчылмагыз, шатлык киләчәк!
7 февральдә хатын-кызга чәчәкләр бүләк итүчене бәхет көтә!
7 февраль сынамышлары:
Иртән көн нинди — киләсе кышның беренче яртысы шундый булачак. Төштән соңгы һава торышы киләсе кышның икенче яртысын фаразлый.
Саескан агачның аскы ботакларына утырса, җил чыгачак.
Йолдызлар җемелдәсә, көчле җил чыгар яисә нык салкынайтыр.
7 февральдә көчле кар явуы көзнең иртә киләчәге һәм озакка сузылачагын хәбәр итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев