Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

6 майга сынамышлар

Иртәгә бәлеш көйсә... шатланыгыз!

Борынгылар ышанган сынамышларга колак салсак, 6 майда мичтә пешкән камыр ризыгы көеп китсә, бу өйдә тиздән ир бала туачак икән.
Иртәгә мәчеләр сугышканын күрү яхшыга түгел. Ызгыш-талаш чыгарга мөмкин.

Иртәгә балыкка барсагыз, беренче тоткан балыгыгызны берәр җәнлеккә ашатыгыз. Ел буе муллыкта яшәрсез.

Иртәгә ялгыш савыт-саба төшереп ватсагыз, кайгырмагыз. Яман кешедән котыласыз, димәк.
Кияүгә чыкмаган кызлар иртәгә су белән сак булсын. Ишек төбендә су түксәләр, озак кияүгә чыкмаячаклар. Ә менә кыз кеше берәр егет янында абынса, шул егет кияве булачак икән.

6 майда артык тавышланырга ярамый, дип ышанган борынгылар. Бәла-каза килмәсен өчен иртәгә кычкырмаска, тыныч булырга кирәк.

Гомер озын булсын өчен иртәгә чәч кистермәү хәерле икән.
Юган керне төнгелеккә тышта калдырмагыз, чир-сырхаулар урап узар.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев