Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

6 декабрьгә сынамышлар

Борынгылар 6 декабрьдә җиңелчә тукланырга, ит ризыклары белән бик мавыкмаска тырышкан. Иртәгә яшелчә ашларына өстенлек биргәннәрнең киләчәктә сәламәтлекләре яхшы булырга тиеш икән.

6 декабрьдә аяк киемегезгә игътибарлы булыгыз. Яңа аяк киеме кигәннәрнең күп мәшәкатьләре чыгарга, ә аяк киеме уңайсыз булса, тирә-яктагылар белән аралашуда проблемалар көтелә, имеш.

Иртәгә беркемгә дә тавыш күтәрмәгез, күңелдәге негатив, үзенә кара көчләрне җәлеп итеп, алар кешенең һәр эшенә “кысыла” башларга мөмкин, ди. Бу кешенең мәхәббәт, финанс өлкәсендә проблемалары барлыкка киләчәк, дип санала.

Кияүгә чыгарга теләгән кызларга иртәгә кунакка барып сыйланырга киңәш ителә. Өйләрендә әзерләнгән ризыклар белән генә туклансалар, янә бер ел мәхәббәтләрен очратмаслар.
6 декабрьдә чәчләрне бик җыйнак, матур итеп йөртергә киңәш ителә. Чәчләре яхшылап таралмаган кешенең язмышы да буталчык була икән.

6 декабрь сынамышлары:
Бу көнне җепшек кар яуса, 6 июньдә яңгыр явачак.
Аяк астында шыгырдаган кар аяз көн вәгъдә итә.
Кояш болыт артына качса, буран чыгачак.
Болытлар түбән йөзсә, суытачак.
Ай янында алсу боҗралар төсмерләнсә, чатлама суыклар көтегез.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев