Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

5 майга сынамышлар

Бүгенге көнгә сынамышлар нәрсә сөйли?

Көндәшегездән котыласыгыз, сөйгәнегезнең сезне генә яратуын теләсәгез, бүген зур бер түгәрәк суганны нәкъ урталай бүлегез һәм ике киселгән ягына да тоз сибегез. Соңыннан суганны кире “ябыштырып” бәйләп куегыз. Иртәгә бу суганны җиргә күмәргә кирәк икән.

 

Бүген урманга барудан тыелып торыгыз. Аеруча ялгыз кеше йөрмәгән җирләрдә булмагыз. Андый урынарда бүген “кара көчләр” бәйрәм итә, ди. Хатын-кызлар бигрәк тә сак булсын.

 

Борынгылар бусаганың “икенче дөнья” белән тоташтыручы аралык икәненә ышанган, шуңа бусагада утырырга кушылмаган. Бу киңәшкә аеруча бүген колак салырга кирәк.

 

Бәби көткән хатын-кызлар бу җаваплы айларын җиңеллек белән үткәрергә теләсә, бүген итле бәлеш салмасын.

 

Сынамышларга ышансак, бүген коймак пешерү дә бик хупланмый. Өйдәгеләр арасында ызгыш-талаш чыгарга мөмкин икән.

 

Тавыш-гауга чыгуны теләмәсәгез, бүген өегез дә, бар әйберләрегез дә тәртиптә булсын.

 

5 майны ялгызлыкта үткәрергә ярамый икән. Бүген күбрәк аралашыгыз, кешеләр янында булыгыз.

 

Өйдә яшь бала бар икән, бүген өйдәге бернәрсәне дә тышка чыгармый торыгыз. Баланың бәхете өйдән китәргә мөмкин, имеш.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев