30 ноябрьгә сынамышлар
30 ноябрьдә чиста булмаган киемдә йөрү, чәчең таралмаган, үзең юынмаган булу зур гөнаһ саналган. Мондый кеше максатларына ирешә алмаячак икән. Шуңа бу көнне чиста һәм пөхтә булу бик мөһим. Ә кичтән яхшылап мунча да керсәгез, ел буе авырмассыз!
30 ноябрьдә бирелгән вәгъдәне мотлак үтәргә кирәк. Югыйсә якыннарыгыз өчен борчылырга туры килер. Ә бу көнне әйткән сүзендә торган кешене зур уңышлар көтә.
Бу көнне якыннарыгыз турында онытмагыз, читтә булганнарга шалтыратыгыз. 30 ноябрьдә күпмедер булса да вакытны гаилә белән үткәрергә кирәк.
30 ноябрьдә чит кешенең никах йөзеген киеп карарга рөхсәт ителми. Болай эшләсәгез, бәхетсезлекләр җәлеп итәргә мөмкинсез.
Ювелир кибетләрендә дә йөрмәгез, алка-йөзекләр киеп карамагыз. Аларны киеп караган кешенең күңелсезлекләре күчмәс.
30 ноябрьдә кара, кара-коңгырт күзле кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Бу күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин, имеш.
Бу көнне күз тиюгә бирешә торган кешеләргә дә сак булырга кирәк.
30 ноябрьдә кар белән уйнаган кеше ел буе сәламәт һәм шат була икән.
Бу көнне күргән төшләр чынга аша!
30 ноябрьдә ишеткән гайбәткә ышанмагыз.
30 ноябрь сынамышлары:
Көн кояшлы булса, кыш кояшлы булачак.
30 ноябрьдә көн нинди, кыш шундый була.
Елгаларда боз карайса, уңыш мул булачак.
Ай боҗра эчендә күренсә, һава торышы үзгәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев