Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

30 майга сынамышлар

Иртәгәге көн быелгы җәйнең нинди булачагын да әйтә ала.

Иртәгә бәрәңгедән ризыклар әзерләргә кирәк. 30 май сынамышлары шулай куша.
Иртәгә табында бәрәңгедән әзерләнгән ризыклар никадәр күп булса, быел бәрәңге уңышы да шулкадәр яхшы булачак икән. Әзерләнгән ризыкларны көнендә ашап бетерү хәерле.

30 майда ботка, макарон кебек ризыклардан тыелып тору да хәерле икән.
Иртәгә һәр эшне уйлап башкарырга кирәк. Ашыгып карарлар кабул итәргә ярамый. Иртәгә кабул ителгән мөһим карарлар уңышлы булмаячак. Хәтта алданырга мөмкин, сак булыгыз.

30 майда урманга бармаска киңәш иткән борынгылар. Елан чагарга мөмкин икән.
Иртәгә бакчасына нидер утырткан кешеләр үзләрен тыйнак тотсын. Кич буе күңел ачсалар, утырткан әйберләре чыкмаячак, ди.

Иртәгә алкоголь кулланган кешене озак вакыт курку-шөбһәләр, авыртынулар көтәчәк икән.
30 майда юлга чыкмау хәерле, дигән ышану да бар. Әгәр инде юлга чыкмау мөмкин түгел икән, сак булыгыз, әйберләрегезне карап йөртегез.

Бәби көткән хатын-кызлар иртәгә кызыл әйберләргә тимәсен, балалары вакытыннан алда дөньяга килергә мөмкин, имеш.
Иртәгәге көннең төп сынамышы — 30 май нинди, җәй дә шундый булачак икән…

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев