29 апрельгә сынамышлар
Иртәгәсе көн сынамышлары сабыр булырга да киңәш итә.
Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр ачыкламагыз, аерылышу белән тәмамланырга мөмкин.
29 апрельдә һич кенә яман, дөрес булмаган сүзләр сөйләргә, көнләшергә ярамый. Яман сүзләр йогынтысы үзегезгә кайтачак.
Авырулар килмәсен дисәгез, бүген үсемлекләрне тапамагыз, өзмәгез.
Борынгылар 29 апрельдә теккән, бәйләм бәйләгән кешенең язмышы буталырга мөмкин, дип ышанган.
Буш савыт-саба бүләк итмәгез, гаилә таркалырга мөмкин.
Кич акча бирмәгез, башка акчаларыгыздан да язарсыз.
Ике мендәр өстендә йокламагыз! Югыйсә, уңышсызлыклар киләчәк икән.
Иртәгәсе көннең кызыклы сынамышы — тешләрегезне санамагыз. Бу хәл югалтуларга була икән.
Башкаларга чир-сырхауларыгыз турында да сөйләмәгез, алар өчләтә артырга мөмкин.
Иртәгә төшкә кадәр мөһим карарлар кабул итмәскә киңәш ителә, уңышлы булмас.
Иртәгә кер юмау да хәерле икән, су сәламәтлекне алырга мөмкин, ди.
ЧЫганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев