27 октябрьгә сынамышлар
Якшәмбе көне сынамышлары белән танышыгыз
27 октябрьдә йон эрләмәскә киңәш итәләр, күзләр күрүе бик начарланырга мөмкин икән. Шулай ук башка кул эшләренә дә тотынмый торсагыз була.
Бәби көткән гүзәл затлар бу көнне чәч тарау белән бик мавыкмый торсын. Сабыйларын дөньяга җиңел китерерләр. 27 октябрьдә йөкле хатын-кызларның һәр теләген үтәргә тырышырга кирәк. Сырхауларыгыз китәр, сәламәт булырсыз!
Бию, җырлау, кычкырып көлү — 27 октябрьдә бик хәерле саналмаган эшләр икән. Бу киңәшне тотканнарга киләчәктә елау өчен сәбәпләр чыкмаска тиеш. Көнне тыныч кына, якыннарыгыз белән үткәрегез.
Уңыш килсен, дисәгез, 27 октябрьдә зур планнар корып, яңа эшләр башламый торыгыз.
Мөмкин булса, ерак юлга чыгуны да башка көнгә калдырыгыз. Каршылыкларны урап узарсыз.
27 октябрь сынамышлары:
Юллар пычрак икән, дүрт атнадан кыш җитәчәк.
Күк йөзендә йолдызлар күп булса, уңыш мул булачак.
Каргаларның бик нык кычкырышуы тиздән көннәрнең җылытуын хәбәр итә.
27 октябрьдә яуган яңгыр киләсе елда бодай уңачагын вәгъдә итә.
Бу көн коры һәм җилле булса, киләсе җәйдә корылык булачак, димәк.
Миләш агачында җимешләр бик күп булса, яңгырлы җәй көтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев