Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

27 ноябрьгә сынамышлар

Бүген кесәгезгә кыштырдап торган акча салыгыз...

Бүген, 27 ноябрьдә, көзнең соңгы Ае Мәскәү вакыты белән 12:16 сәгатьтә туп-тулы булачак. Әмма искә алган булсагыз, бүген иртән күк йөзендә Ай түп-түгәрәк күренде һәм берничә көн дәвамында ул безгә шулай кебек тоелачак әле.

Ай бу вакытта Игезәкләр билгесендә булачак. Тулы Айның энергиясе бик көчле. Җир иярчененең йогынтысы Айның кайсы билгедә булуына бәйле. Аның Игезәкләрдә булуы — көчле хисләр билгесе. Кешеләр нервлы һәм ярсу, борчулы булырга мөмкин, башкалар исә, киресенчә, үзләрендә көч артуын сизә алачак. Бу чорда хроник авырулар кискенләшә, йокысызлык җәфалый. Аяк-кул сыну куркынычы бар, шуңа күрә сак булыгыз.

Тулган Ай вакытында артык хисләргә бирелмәгез, конфликтка кермәгез, күп эш башкарып, арырга тырышмагыз, бурычка акча алмагыз һәм бирмәгез, ерак юлга чыкмагыз, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, артык күп ашамагыз. Шунысы да мөһим: әлеге чорда хәлиткеч карарлар кабул итми торыгыз.

Ноябрьдәге тулы Ай магнит давылыннан соң була. Астрологлар кисәтә: мошенниклар һәм аферистларның аеруча активлашуы бик мөмкин. Шуңа күрә бу берничә көндә — тулы Айга кадәр һәм аннан соң ике көндә аеруча сак булыгыз.

Тулган Ай көннәре - башлаган эшне тәмамлап кую, дуслашу, иҗат, спорт белән шөгыльләнү, өйдәге чүп-чардан арыну өчен бик яхшы вакыт. Шулай ук бу вакыттагы барлык яңалыклар шатлык һәм бәхет китерәчәк дип санала. Бүген теләкләр дә тормышка аша, диләр. Йортка байлык җәлеп итү өчен тимер акчаны өйдәге берничә урынга куеп чыгарга киңәш ителә. Ай тулган көнне тәңкәне яисә кыштырдап торган кәгазь акчаны Ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк. Иртән акчаны кесәгә салабыз һәм киләсе Ай тулган көнгә кадәр тотынмыйбыз.

Акча артсын өчен болай эшләргә дә була: мөмкин кадәр күбрәк кәгазь һәм тимер акчаларны кошелекка салып, аны ачык килеш көзге янына куярга. Акча көзгедә чагылып торсын. Шулай ук, тәрәзә төбендә үскән “Акча гөле” яхшы талисман булып санала. Тик ул акча китерсен өчен чүлмәк төбенә бер уч тәңкә салырга кирәк.

Чыганак

Фото татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев