Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

27 февральгә сынамышлар

Сынамышларны сынап карыйк әле.

Борынгылар 27 февральдә хатын-кызларга балаларын дөньяга китерергә ярдәм иткән кендек әбисенә кунакка бару хәерле дип саналган. Аларны татлы ризыклар, бераз шәраб белән дә сыйлаганнар, хезмәтләре өчен рәхмәт әйткәннәр.

Бу көнне өстәлегездә бал булсын, ул гаиләгә иминлек җәлеп итеп торачак.

Ә менә кичектергесез сәбәп кенә булмаса, табибка барудан тыелып торырга киңәш ителә. Аеруча теш табибына иртәгә бармау хәерле. Имеш, 27 февральдә ул дөрес дәваламаячак һәм эшләр бик “хөрт” булмакчы икән.

Чәч кистерүне дә башка көнгә планлаштырсагыз яхшы.

Ә менә 27 февральдә сатып алынган әйберләр бик уңышлы булачак һәм озак хезмәт итәчәк.

27 февраль бераз гына тылсымлы көн дә санала. Нәкъ бу көнне алкогольдән бәйлелектән котылу өчен чаралар күрү, дәвалану нәтиҗәле була икән.

27 февраль сынамышлары:

Бу көнне яхшы һава торышы, аяз көн салкыннар килүе турында кисәтә.
Кырларда кар күп икән, иген мул булачак.
27 февраль бик салкын булса, җәй эссе булачак.
Көн болытсыз булса, коры җәй көтегез.
Кошлар бик тавышлы сайраса, яз иртә килер.
27 февральдә көн нинди, август шундый булачак. 

Фото: Булат Минәҗев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев