Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

26 сентябрьгә сынамышлар

Иртәгә шалканнан ризыклар әзерләү һәм алар белән сыйлану хәерле санала.

Шалканнан әзерләнгән сыйны авыз иткән һәркемнең сәламәтлеге яхшырачак икән. Күптән түгел өйләнешкән пар да, никахларының бәхетле булуын теләсә, иртәгә бал белән шалкан ашасын.

26 сентябрьдә җылы яңгыр астында йөргән кешенең сәламәтлеге яхшы булачак, дигән сынамыш та бар.

Бер кызыклы сынамыш: 26 сентябрьдә, эчтән теләк теләп, чүлмәккә суган утыртыгыз һәм икенче көнне карагыз — бәләкәй генә үсенте шытып чыккан икән, теләгегез тормышка ашачак!

26 сентябрьдә нишләргә ярамый?
Ачуланышырга һәм сүгенергә —конфликт озак айларга сузылырга мөмкин;
туй планлаштырырга һәм яучылар җибәрергә — никах бәхетле булмаячак;
ялгыз кешеләргә ике мендәрдә йокларга — югыйсә, аларга икенче яртысын бик озак эзләргә туры киләчәк;
кызларга көзгегә озак карарга — көзгегә бөтен матурлыгыңны һәм яшьлегеңне “бирергә" мөмкин;
эре әйберләр сатып алырга һәм яңа кешеләр белән танышырга — яңа әйберләр һәм кешеләр шатлык китермәячәк;
кычкырып көләргә — шаркылдап көлү явыз көчләрне җәлеп итәргә мөмкин.

26 сентябрьгә һава торышына бәйле халык сынамышлары:
тавыклар һәм үрдәкләр актив йоннарын коя — кыш җылы булачак;
җылы яңгыр ява — киләсе елда мул уңыш көтегез;
каргалар инде очып китеп беткән - тиздән салкыннар башланачак;
Кызыл Ай — җилгә һәм начар һава торышына.

Шулай ук, борынгылар бу көнне күктә кошлар көтүен күрүдән курыккан, мондый билге якын арада күңелсезлекләр вәгъдә итә дип саналган. Аның каравы, шалканның мул уңышы - гаилә иминлегенә дип ышанганнар.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев