Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

26 октябрьгә сынамышлар

Бу якшәмбедә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә тырышыгыз. Моңа кадәр намуссыз гамәлләре белән билгеле кешеләрне бөтенләй урап үтегез.

26 октябрьдә талашырга һич ярамый. Эштә дә, өйдә дә моны оынтмагыз. Югыйсә тормышыгызда начар көннәр башланырга мөмкин.
Кыйммәтле әйберләрегезне дә карап йөртегез, аларны югалтудан сак булыгыз.

26 октябрь мактанчыкларны яратмый. Казанышлары, җиңүләре белән мактанган кешедән уңыш качачак икән.
Бу көнне бурычка акча бирергә дә, алырга да киңәш ителми.

Ниндидер зур әйбер сатып алырга теләгән булсагыз, моны бу якшәмбедә эшләмәвегез хәерле.

26 октябрь сынамышлары:
Көньяктан кызгылт болытлар көчле җил белән яңгыр киләчәген хәбәр итә.
Урманда гөмбәләр барлыкка килсә, көз озын булачак.
Мәчегез бик озак тәрәзәгә карап тора икән, җылытачак.
Иртәнге тугыздан иртәрәк кычкырган әтәч яңгыр явачагын хәбәр итә.
Суганның кабыгы бик калын булса, бик салкын кыш көтегез.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев